Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:57

Русиянең Үзәк Азиядә икенче хәрби база ачуы төбәккә тотрыклылык китерерме, әллә яңа киеренкелек тудырырмы? Үзбәкстан үз йогынтысын югалтачагына борчыла.

Русия үзенең хәрби ныгытмасын Кыргызстанның Ош яки Баткен шәһәрләрендә куячагын белдерде. Каланың икесе дә Үзәк Азиянең төрле милләт халыклары тыгыз яшәгән Фәргана үзәнлегендә Үзбәкстан чикләренә якын урнашкан.

База турында килешү узган атнада Уртак Иминлек Килешүе Оешмасы саммитында кабул ителде. Саммитка кадәр үк Үзбәкстан Русия базасына каршы чыккан иде.

Рәсми Ташкент Фәргана үзәнлегенә Русия хәрби көчләрен китерү төбәктә дини һәм экстремистик төркемнәрне котырту булачак, дип саный.

Күп милләт - күп низак

Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан чикләре яткан Фәргана үзәнлеге көч куллану һәм милләтара низакларны күп күрде. Соңгы елларда югары эшсезлек дәрәҗәсе һәм халыкның ярлылыгы яңа киеренкелек тудырды.

1 августта Кыргызстанның Ыссык күл ярлары буенда килешү кабул ителгәч Үзбәкстан тышкы эшләр министрлыгы бу төбәктә Русия хәрби базасы кирәк түгел, аның ачылуы бөтен Үзәк Азиядәге хәлне какшатачак, дигән белдерү ясады.


Үзәк һәм Көньяк Азияне тетрәткән Үзбәкстанның Ислам Хәрәкәте Фәрганә үзәнлегендә оешкан. Тыелган Һизб-ут-Таһрир оешмасы үз эшчәнлеген нәкъ Фәргана үзәнлегендә алып бара.

2005 елда халкы хөкүмәткә каршы чыккан һәм көч белән бастырылган Әндиҗан шәһәре да Фәрганә үзәнлегендә урнашкан.

1990 елда Ош каласында үзбәкләр белән кыргызлар арасындагы бәрелешләрдә 300ләп кеше һәлак булган. Көч куллану әле дә дәвам итә. Майның 26да үзбәк-кыргыз чиге буенда бер тәүлек эчендә чик буе хезмәтенә билгесез кешеләр 3 тапкыр һөҗүм итте.

Үзәк Азиядә кем хуҗа?

Үзбәкстан үзен Үзәк Азиянең иң көчле дәүләте дип саный һәм Русиянең үз йогынтысын арттырырга теләвенә борчыла, ди Мәскәүдәге БДБ илләре институтының Үзәк Азия бүлеге башлыгы Андрей Грозин.

“Ташкентта күпләр Русиянең төбәктә хәрби база ачуын аның Көньяк Осетия яки Абхазиядә база тотуына тиңли. Ягьни Үзбәкстан мәнфәгатьләренә якын җирләрдә Русия хәрби көчләренең урнашуыннан соң Ташкент инде Бишкәк яки Дүшәнбегә җиңел генә басым ясый алмаячак”, ди Грозин.

Үзбәкстан күршеләр белән бик хезмәттәшлек итми. Мински белән бергә Ташкент тиз хәрәкәт итүчән уртак иминлек көчләрен булдыру килешүенә кул куймады.

Шуңа күрә Русиянең үз ныгытмасын кую өчен Кыргызстанны сайлавы иминлек мәсьәләсендә Үзбәкстан белән хезмәттәшлек итәргә җыенмавына ишарә булды, ди Лондонның икътисад мәктәбе белгече Анна Матвеева. Үзбәкстанның төбәктә экстремистик хәрәкәт җанланачак, дигән дәлиле, нигезсез, ди ул.
Үзбәк-кыргыз чик буе


“Фәргана үзәнлегендә болай да үзбәк сугышчылары күп. Русия базасын урнаштыру әле күпмедер вакыт алачак, һәм бу зур хәрби көч урнаштыру дигән сүз түгел. Русиянең Таҗикстандагы хәрби базасына карасак, ул зуррак һәм Әфганстан белән чик буенда урнашкан. Аның тирәсендә бер нинди дә дулкынлану юк, ул искә дә алынмый, диде Анна Матвеева.

Үзбәкстаннан аермалы буларак Кыргызстан Русия базасы тотрыклылык китерәчәк, дип көтә. Русия өчен инде бу, билгеле, Үзәк Азиядә кем хуҗа икәнен күрсәтү өчен бик уңышлы адым, ди белгечләр.

XS
SM
MD
LG