Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке җитәкченең йокысыз төннәре дәвам итә


Республиканың Балык бистәсе районында башлык булып эшләп киткән Евгений Лыловның җинаять эшен барлау дәвам итә.

Татарстанның Балык бистәсе районында гына гөнаһлы җитәкче бар дип әйтү дөреслеккә туры килмәс иде. Эзләнә башласаң, дәүләт акчаларын үз кесәләренә үзләштергән түрәләр башка җирлекләрдә җитәрлек, ди исемнәрен әйтергә теләмәгән каләм ияләре.

Балык бистәсенең элекке район башлыгы Евгений Лыловка килгәндә исә, аның хәле күзгә күренеп былтыр ук мөшкелләнә башлый. Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев 2008 елның май аенда әлеге районда узган эшлекле сәфәре барышында аның эшчәнлеген тәнкыйть утына тота. Лылов әфәнде идарә иткәндә Чулман буенда авыл хуҗалыгы, социаль тормыш, шулай ук мәдәни-милли яктан да эшләр бик тар кысаларда бара һәм уңыш бик түбән була. Бу фактлар аның нинди җитәкче булганын күрсәтсә, тиешсез акчаларны урлауда гаепләнеп җинаять эше ачылу аңа карата игътибарны тагын да арттыра.

2005 елның 27 октябрендә Евгений Лыловны бистәлеләр үзебезнең як кешесе, кыен хәлгә куймас әле дип, аның өчен тавыш биреп район башлыгы итеп куялар. Ләкин ул нәтиҗәле эшли. Шуңа да аңа матур гына итеп башка эшкә күчү сәбәпле эштән китәм дигән эчтәлектәге хат язырга туры килә.

“БИЗНЕС Online” электрон газетасындагы 10 августа эленгән язмадан күренгәнчә, имеш моңа карап Лылов әфәндегә республика җитәкчелеге игътибарны киметми, башлык булып карады, район күрсәткечләре түбәнгә тәгәрәде, ә ни белән генә шөгыльләнде икән соң ул дип, аны бар яклап тикшерә башлыйлар. Шулчак элекке район башлыгының үз кесәсе өчен тырышканы ачыклана. Бүгенге көндә дә җинаять эше Балык бистәсенең район мәхкәмәсендә эшкәртелә. Рәсми мәгълүмат агентлыкларында аның канунсыз рәвештә 5 миллион сум акча үзләштерүе һәм җитәкчелек урындыгын дөрес якка бормавы турында шактый язылды.

Сәер гамәлләр исә 2006 елның декабрендә башланган дип әйтәләр. Балык бистәсенең авыл хуҗалыгы өлкәсенә республика хөкүмәте матди ярдәм юнәлтә. Лылов әфәнде аларны тарата һәм озакта үтми бу вакытлыча гына ярдәм иде, биргән сумманы төрле юллар белән райондагы “Логос”, “Слободское” җәмгыятьләренә кире кайтарыгыз, ди. Әлеге ширкәтләр исә Лылов кул астында була, ул аларның төп иганәчесе санала. Җинаять эшен тикшерүчеләр әйтүенчә, элекке башлык югарыдан бирелгән матди ярдәмне бүлгәндә дә, күбрәк үз хуҗалыкларына тарата. Шулай ук ул муниципаль җирлек җитәкчесе була торып, эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән дигән сүзләр бар. Ләкин моның дөреслеккә туры килү-килмәве шик астында. Чөнки эшмәкәрлек эшен ул башка кеше исеменә дә терки ала, һәм күпләр шулай эшлиләр дә.
XS
SM
MD
LG