Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар тарихчыларны яклый


Башкортстандагы ике татар оешмасы кулга алынган тарихчыларны яклап Русия президентына мөрәҗәгать юллады.

12 август Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты һәм республика татарларының милли-мәдәни мохтарияте шураларының берлектәге утырышы узды. Анда “Уфагуб” сәхифәсендә экстремистик эчтәлекле язмалар һәм комментарлар өчен дип кулга алынган милли-мәдәни мохтарият шурасы һәм Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Илдар Габдрафыйков һәм Игорь Кучумовларны яклап мөрәҗәгать кабул ителде.

Әлеге мөрәҗәгать Русия президентына күндерелде. Анда канун буенча яшәгән татарларга “турыдан-туры сәяси басым” булуы әйтелгән. Мөрәҗәгать Русия президентыннан, Конституция гаранты буларак, әлеге хәлләргә шәхси кысылуны сораган.
Утырышта иң кызу чыгышны милли-мәдәни мохтарият рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин ясады. Ул билгеле галимнәрнең кулга алынуы канун бозу дип бәяләде һәм моны сәяси заказ диде.

Сөйләшүдә кулга алынучыларны яклап каршылык чаралары үткәрү дә тикшерелде. Аны республиканың югары мәхкәмәсе тоткарланучыларның шикаятен канәгатьләндермәгән очракта уздырырга килешенде. Ул очракта, прокуратура, югары мәхкәмә биналары алдында каршылык чаралары уздырырга булдылар.
XS
SM
MD
LG