Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:19

Әфганстанның көньягында иминлек чаралары арттырыла


АКШ хәрбиләре Әфганстанның көньягында Талибанга каршы зур хәрби чара башлады.

Алар бу чараның максаты Талибанга киләсе атнада үтәчәк президент сайлавын куркыныч астына кую мөмкинлеге бирмәү ди.

Һелманд виләятенең Наузад районына 400 американ, 100 әфган хәрбие һәм боралаклар китерелгән.

Төньякта чагыштырмача тыныч саналган Кундуз районында Талибан сугышчылары район полиция баш идарәсенә һөҗүм итеп полиция башлыгын һәм аның 1 хезмәткәрен үтерде.

Әфганстанда 20 августта үтәчәк президент һәм җирле сайлаулар алдыннан көч куллану артып китте.

XS
SM
MD
LG