Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International Русиягә басым ясарга чакыра


Халыкара хокук яклау төркеме Amnesty International халыкара җәмәгатьчелекне Русиягә кеше хокукларын яклаучыларны үтерүләрне туктату өчен басым ясарга чакыра.

Бу атнада Чечнядә кеше хокукларын яклаучы Зарема Садуллаева, аның ире Алик Җабраилов, июль уртасында күренекле хокук яклаучы Наталья Эстемирова үтерелде.

Amnesty International Русия һәм Чечня хакимиятләрен кеше хокукларын яклаучыларны үтерү очракларын тиешенчә тикшерә алмауда гаепли һәм бу әлеге хакимиятләрнең шушы җинаятьләр белән ким дигәндә тыныч кына килешүен күрсәтә ди.
XS
SM
MD
LG