Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев хатыннан нәрсә аңларга?


Сәяси күзәтүчеләр Медведевның Ющенкога юллаган ачык хатын Украинада гыйнварда булачак президент сайлауга тәэсир итү омтылышы дип бәяли.

Русия президенты Дмитрий Медведев Украина президенты Виктор Ющенкога юллаган ачык хаты белән Укринаның сәяси җитәкчелегенә орым ясады.

Ул хатта Медведев Киевны дуслык һәм хезмәттәшлек турында 1997 елгы килешүне бетерү максатындагы сәясәт алып баруда гаепли.

Медведев Украинада гыйнвар аенда сайланачак яңа сәяси җитәкчелек үзара мөнәсәбәтләрне яхшыртачак дип өметләнүе турында әйтә.

Вера Ульянченко
Чәршәмбе көнне Украина президенты идарәсе башлыгы Вера Ульянченко Медведевның хатын “агрессив тонда” дип бәяләде.

Ульянченко Русия җитәкчелеге “империалиячел комплекслардан котыла алмый” һәм үз күршеләре белән бары рәнҗетү һәм янау телендә генә сөйләшә ала диде.

Григорий Карасин
Русия тышкы эшләр министры урынбасары Григорий Карасин исә бу хат Мәскәүнең үзара мөнәсәбәтләр бозыла баруга борчылуын чагылдыра дип Ульянченконы Медведев хатын махсус рәвештә башкача аңлатуда гаепләде.

Медведев хаты Ющенкога каршы зарланулар исемлеге рәвешендәрәк язылган.

Башка гаепләүләр белән беррәттән ул Украинаны былтыргы Русия-Грузия сугышы алдыннан Грузияне корал белән тәэмин итүдә, һәм 1930 еллардагы ачлыкны украин халкына каршы геноцид дип бәяләп совет тарихын бозып күрсәтүдә гаепли.

Русия башлыгы Ющенко хөкүмәтенә шулай ук рус телен кысу һәм Акъярдагы Русия хәрби диңгез флоты гамәлләренә комачаулау гаепләүләре белдерә.

Дмитрий Медведев
Сочидан интернетка чыгарылган видеоязмада Медведев “яңа заман” килгәнгә кадәр Киевка яңа илче җибәрми торачагын әйтә.

“Мин яңа заман киләчәк дип ышанам. Әмма хәзерге вәзгыятьтә мин Украинага үз илчебезне җибәрмәскә карар иттем. Ул соңрак эшли башлаячак”, - диде Русия президенты.

Әле генә Русия патриархы Кирилл Украинага 10 көнлек сәфәрен тәмамлады. Украин милләтчеләре бу сәфәргә кискен протест чаралары оештырды һәм Кириллны Украинада Мәскәү тәэсирен ныгыту йомышы белән йөрүдә гаепләде.

17 гыйнварда исә Украинада президент сайлау көтелә. Фикер белешүләргә караганда, Ющенконы сайлаучыларның бары 4 проценты гына яклый һәм ул премьер-министр Юлия Тимошенкодан 10 процентка, Төбәкләр фиркасе җитәкчесе Виктор Януковичтан 20 процентка калыша.

Күп кенә күзәтүчеләр Медведевның бу белдерүләрен президент сайлауга тәэсир итү омтылышы дип бәяли.

Андро Барнов
Тифлистәге Стратегия һәм тәррәкыять институты башлыгы Андро Барнов “Бу Украинаның эчке сәясәтенә турыдан-туры һәм ныклап тыкшыну омтылышы. Һәм бу ачыктан-ачык Русиянең агрессив сәяәсәтенә Украинадагы президент сайлау нәтиҗәсенә хәлиткеч тәэсир итү мөмкинлеге бирү омтылышы. Русиянең Украинада тәэсир итү мөмкинлекләре Грузиядәгедән күпкә зуррак һәм Русиянең бу сәясәтенең анда уңышка ирешү мөмкинлеген дә кире кагып булмый”, - ди.

Марек Сивиеч
Европа Парламентындагы Польша вәкиле Марек Сивиеч “Бу Украинадагы сайлау алды процессына Русиянең катнаша башлавы. Минемчә, империячел сәясәт телен Европада бик яхшы сизәләр. Руслар президент сайлау процессында актив катнашырга тели һәм алар моны күрсәтә дә”, - ди.

Әмма Украинаның элекке президенты Леонид Кравчук мондый борчылуларны кире кагып Украинаның киләчәк президентын Мәскәү кирмәне түгел, ә сайлаучылар билгеләячәк диде.

Леонид Кравчук
“Безнең үзара мөнәсәбәтләрдә низаг, каршылык чыгудан, яки йорларда җылылык булмау сәбәпле халыкның интегүеннән, икътисадый кризистан чыгу максатында эшләү урынына Русияне канәгатьләндерү турында уйлаудан һәм Русиянең Украинадагы хакимиятне ничек алмаштыру турында уйлавыннан Аллам сакласын. Украина халкы үзе теләгән президент өчен тавыш бирәчәк. Бу безнең хокукыбыз һәм Русия моны кабул итәргә тиеш һәм без дә Русия сәясәтендә иң югары дәрәҗәдәге хәлләрне кабул итәргә тиешбез. Безнең анда эшебез юк, Русиянең дә Украинага күрсәтмәләр бирергә хакы юк”, - диде Кравчук.

Шулай да күпчелек күзәтүчеләр Медведевның бу белдерүенә җитди карый. “Независимая Газета” Медведев “күрше илдәге Русия яклы көчләргә Мәскәү Украинадагы хөкүмәтнең алмашынуын күрергә теләве турында ачык аңлаешлы ишарә” җибәрә дип яза.

Газета шулай ук башка барлык элекке совет илләре дә бу хәлләрне якыннан күзәтеп бара һәм бу гамәлләр “безнең якын һәм бик үк якын булмаган партнерларыбызның Русиядән читләшүенә китерә ала” ди.

Владимир Рыжков
Узган атнада элекке Дума Депутаты Владимир Рыжков “The Moscow Times” басмасында “Русия җитәкчелеге хәтта үзенең иң ныклы беректәшләрен дә читләштерә алды» дип язып чыкты.

Үз мәкаләсендә Рыжков Мәскәүнең Беларус, Әрмәнстан, Төркмәнстан һәм Азәрбәйҗанга карата сәяси уңышсызлыклары турында яза. Украинада “Мәскәүнең гамәлләре Украина җәмәгатьчелеген Русиягә каршы платформага тупларга ярдам итте”, - ди Рыжков.

Русиядәге сәяси аналитик Дмитрий Орешкин исә Медведевның хаты Русиянең үз халкы өчен әзерләнгән ди. Аның әйтүенчә, Мәскәү Русиядәге хәлнең начараюын сизә. Орешкин Төньяк Кавказда көч куллануның артуын, икътисадый кризиска һәм эшсезлек артуга ризасызлыкның көчәюен телгә ала.

Дмитрий Орешкин
Нәтиҗәдә Русия җитәкчеләре ил халкының Мәскәүгә карата яклавын көчәйтү өчен Русияне дошманнар чолгап алган дигән иске ысулны куллана ди Орешкин.

“Соңгы берничә елда безне даими рәвештә Эстониядә булсынмы, яки Грузиядә, яки Беларуста, яки хәзер Украинада берәр дошманга нәфрәт итәргә өндәп киләләр” ди Орешкин.

Аның фикеренчә, Медведевның Ющенкога ачык хаты яңа киеренкелек чорының башы гына булырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG