Accessibility links

Тарих тагын кабатлана


Узган елдагы хәлләр кабатлана. Оренбур педагогия университетында татар-башкорт бүлегенең 1-нче курсына студентлар кабул ителмәде. Узган елны мондый хәл Оренбурның 2-нче санлы педагогия көллиятенең татар-башкорт бүлегендә булды.

Оренбур педагогия институтында татар-башкорт бүлеге 1991-нче елда ачылды. Милли бүлек – милли үзәкләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә эшләнде. Ул вакытларда һәр елны бүлеккә ике төркем студентлар кабул ителеп килде. Соңрак, студентларны бер төркемгә кабул итү башланды.

Агымдагы елның октябрь аенда Оренбур институты каршында филология факультеты оешканына да 90 ел була. 1919 елда оешкан халык мәгарифе институты 1930 елны үзенең эшен тәмамлагач, шул ук базада татар-башкорт агропединституты эшли башлый. Укулар рус телендә алып барыла.

Институтта татар теле һәм әдәбияты кафедрасы бары тик 1938 елны гына булдырыла. Бу кафедра 60-нчы елларга кадәр эшли, анда ныклы белемле татар теле укытучыларын әзерлиләр. Укытучыларның күпчелеге 90-нчы елларга кадәр өлкә мәктәпләрендә татар теле укыта. Вакыт үтү белән әлеге укытучыларга алмашка кадрлар кирәк була. Бу хәлне истә тотып, татар-башкорт иҗтимагый үзәкләр институтта милли бүлекне ачуга ярдәм итә.

Бүгенге көндә милли бүлекнең башкорт төркемендә 50-гә якын студент белем ала, ә татар төркемендә аннан да азрак. Кафедрада ана теле дәресләреннән белемне ике укытучы бирә: педагогия фәннәре кандидаты, татар теле укытучысы Әлфия Әбдулхәликова һәм филология фәннәре кандидаты, башкорт теле укытучысы Лидия Әбубәкерова.

Өлкәдә 70-тән артык татар теле укытылган һәм 30-га якын башкорт теле дәресләре кергән мәктәпләр эшләп килә. Ана теле дәресләрен укытучыларның күбесе: шул ук педагогия институтын һәм педагогия көллиятен тәмамлаучылар. Араларында Казан, Алабуга югары уку йортларында белем алучылар да бар.

Ел саен милли бүлеккә Татарстан, Башкортстаннан да укырга килүчеләр була иде. Әлеге елны бүлеккә 10 бюджет урын бирелгән, гаризалар да 10 булган. Абитуриентларның өчесе генә имтиханнарны уңышлы тапшыра алган. Калганнары университетта рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алмаган яки билгеләре түбән булган.

Шулай итеп, имтиханны уңышлы тапшырган 3 кешене рус теле һәм әдәбияты бүлегенә алалар. Студентлар шулай ук педагогия университетының француз һәм махсус психология бүлекләренә дә кабул ителмәде. Кабул итү комиссиясе абитуриентларның аз булуы сәбәпләренең берсе итеп, әлеге елны мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныфларында балаларның аз булуы белән дә аңлата. Чөнки 90-нчы елларда балалар аз туа.

“Әлбәттә, милли бүлеккә укырга килүчеләрнең аз булуында сәбәпләр дә байтак. Мәктәпләрдә ана теленнән сәгатьләрнең кими баруы, мәктәпләрне оптимизацияләштерү, ә алардан инде эш урыны булмау”, диләр укытучылар.

Университет җитәкчелеге киләсе елга бу бүлеккә студентлар кабул ителәчәк дип белдерә. Ләкин узган елны шундый ук хәл Оренбурның 2-нче санлы педагогия көллиятендә дә булды. Тик әлеге елны көллиятнең милли бүлегенә студентлар кабул ителмәде.
Киләсе елдан университет бакалавр-магистратура системасына күчә, ә бу инде башка уку программасын таләп итә. Милли бүлек программасы бу системага керерме икән? Бу сорауга әлегә җавап юк.
XS
SM
MD
LG