Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:41

Газетның соңгы санында Грузия-Русия низагына, Кавказдагы четерекле хәлгә, Татарстан президентының мәхкәмәгә килүенә әһәмият бирелә.

“Каргалар сугыша, чыпчыклар үлә” язмасының авторы Саша Долгов Абхазия, Кавказ темасына сүз кузгаткан. Автор бер ел элек, Грузия-Русия сугышы башланганга кадәр шул якларда булып кайта. Аның сүзләренчә, узган ел килеп чыккан сугышның төп сәбәбе милли сәясәтнең дөрес алып барылмавы.

“Менә-менә сугыш кабынырга торганы гап-гади экскурсовод сүзләреннән дә аңлашылды.Әгәр абхазча сөйләшү чикләнмәсә, грузия теле көчләп кертелмәсә, бер халык икенчесеннән өстен куелмаса, бу хәлләр, бәлки, булмаган да булыр иде. Грузия Көньяк Осетияне канга батырды. Русия исә Грузияне ерткычлыкта гаепләде. Әмма Русия үзе дә Чечен республикасында әүлия булмады ич, ягъни ил бөтенлеге өчен бары да эшләнде. Әнә, Грузия дә ил бөтенлеген кайгыртам, дип аклана... Бөек ил язмышлары әнә шулай кечерәк санлы чечен, абхаз, осетин халыклары мисалында хәл ителә инде. Менә монысы аяныч”, ди автор.

Президент белән журналист судлаша

“Безнең гәҗит” дөньякүләм яңгыраш тапкан яңалыкка – Ирек Мортазин һәм Миңтимер Шәймиев арасындагы мәхкәмә барышына зур игътибар бирә. Газет “Азатлык" журналистларының бу хактагы ике язмасын да укучыларга тәкъдим итә.

КХЛ әрәмтамаклар җыючымы?

“Спорт” сәхифәсендә Айзат Шәймәрдәновның “КХЛ” әрәмтамаклар җыючымы?” дигән мәкаләсе басылды. Күпләр хоккейга зур акчалар түгелүне, йомшак кына әйткәндә, яратып бетерми. Бу аеруча Татарстанга хас күренеш. Тик клуб җитәкчеләре халык зарына игътибар итәргә ашыкмый бугай. “Әле күптән түгел генә “Ак Барс"ның рәсми сәхифәсендә яңа уенчыларның кайсы номер астында чыгыш ясаячагы билгеле булды. Тик үзебездә тәрбияләнгән бер уенчы булса икән шулар арасында?!”, ди язма авторы.

Чечнядан кем кайта?

“Солдатта булган, диләр” сәхифәсендә Лилия Заһидуллина Чечняда булып кайткан, сугышны үз күзләре белән күргән егетләрнең фикерләрен китерә. “Чечняда хезмәт иткән егет” дигәч, сездә ул кеше турында нинди фикер туа? Түбәсе кыйшаймаган микән дип уйлап куясызмы? Сәламәтлеге какшаган егетләр күп кайтты шул аннан. Кайбер оешмалар аларны эшкә алмыйча йөдәтә, җәмгыять тә сугыш күргәннәргә кырын карый.

Иң коточкычы – ничә кеше белән сөйләшсәң дә, бары тик нәфрәт кенә ишетәсең. Әле болар исән-сау кайтучылар сүзе. Ә күпме ата-ана күз яше түгеп, шул сугышны каһәрли? Күпме элекке солдат бүген йокысызлыктан интегә, рәтле тормыш кора алмый? Үзләре еллар буена дәүләттән ярдәм, җәмгыятьтән аңлау, ә Ходайдан сабырлык сорый. Аларның фаҗигасендә гаеплеләр генә, һәрвакыттагыча, юк,” ди журналист.

Милләтара нәфрәт арта бара

Соңгы вакытта милләтара нәфрәт белән бәйле җинаятьләр артуга таба бара икән. Бу турыдагы мәгълүматны газетның яңалыклар битеннән табып була. Хокук яклаучылар һөҗүмнәрнең артуын финанс кризисы белән бәйләмәскә чакыра. “Неонацистлар даирәсе аерым яши һәм тышкы тәэсиргә бәйле түгел”, диде хокук яклау оешма вәкиле. “Сова” аналитик үзәге башлыгы көзен һөҗүмнәр санының артуы мөмкин, дип фаразлый. Кожевникова, такырбашларның хәрәкәте активлашуын кешеләрнең ялдан әйләнеп кайтуы, чит илләрдән студентларның укырга килүе белән аңлата,” диелә язмада.

XS
SM
MD
LG