Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары мәхкәмә "Уфагуб"чыларга карарны үзгәртте


Башкортстанның Югары мәхкәмәсе Ордженикидзе район мәхкәмәсенең "Уфагуб" интернет сәхифәсендә чыккан язмалар өчен 5 кешене кулга алу карарын көченнән чыгарды. Бу хакта сак астында тотылган кешеләрнең яклаучысы хәбәр итте.

Тикшерү изоляторына бу карар килеп җиткәч, киләсе мәхкамә утырышына кадәр алар иреккә чыгарылырга мөмкин.

4 августта Уфада экстремистлыкта шикләнлегән 5 кеше тоткарланган иде. Алар - Уфагуб интернет сәхифәсендә язган журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре Сергей Орлов белән Константин Нестеров, галимнәр Илдар Габдрафиков, Игорь Кучумов, сәхифәгә акчалата ярдәм күрсәткән эшкуар Николай Швецов.

Шушы кешеләрне экстремистлыкта, милләтара һәм динара каршылык тудыруда гаеплиләр. Швецовка өстәмә гаепләүләр белдерә. Ул кануни таләпләргә буйсынмаска, тәртипсезлеккә, көч куллануга чакырган дип баралар.
Бу кешеләр Айрат Дилмөхәммәтовка каршы ачылган җинаять эше кысаларында кулга алынган иде.

"Уфагуб" интернет сәхифәсендә аның китабыннан кайбер өзекләр басылган иде. Анда экстремистлыкка, канунга каршы гамәлләргә чакырулар бар дип саный тикшерүчеләр.

"Уфагуб" сәхифәсендә республика хакимиятләрен тәнкыйтьләгән мәкаләләр да басылып барды.
XS
SM
MD
LG