Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кораллы һөҗүмдә яраланган Ингушетия президенты вазыйфасына кайтты


Узган июнь аенда кораллы һөҗүмдә яраланган Ингушетия президенты Юнысбәк Евкуров вазыйфасына кайтты. Эшкщ чыгу белән мәгълүмат чаралары алдында чыгыш ясаган Евкуров, элеккечә коррупция һәм җинаятьче төркемнәргә каршы көрәшне дәвам иттерәчәген әйтте.

Евкуров яраланганнан соң Русия башлыгы Дмитрий Медведев 3 июльдә президентлык вазыйфасы урнына вакытлыча премьер Рашид Гайсановны билгеләгән иде.

Ингушетия башлыгы Евкуров башкала Назранга ерак түгел Насыр-Кортовск төбәгеннән узганда, аны үтерү максатында шартлаткыч төялгән машина аңа һөҗүм иткән иде. Ашыгыч рәвештә операция ясалган президент соңыннан Мәскәүгә озатылды.

Евкуров 2008 елның октябрь аеннан бирле президентлык вазыйфасын башкара иде.
XS
SM
MD
LG