Accessibility links

Кайнар хәбәр

HRW Израильне тыныч халыкны үтерүдә гаепләде


Халыкара кеше хокукларын яклау оешмасы Human Rights Watch, 2009 ел башында Газзәдә хәрби чаралар алып барган Израиль гаскәрләрен 7 аерым җирдә ак байрак болгаган 11 гади кешене үтерүдә гаепләде.

Бер җирдә Израиль хәрбиләре кулларында ак байрак тотып өйләре каршында басып торган ике хатын-кыз һәм бер баланы утка тота. Бүтән бер җирдә 2 һәм 7 яшендә кыз бала үтерелгән.

Бу гаепләүләргә каршы чыгыш ясаган Израиль хакимияте исә, хәрби чаралар вакытында гади халыкка һөҗүм булмавын әйтте.

Узган ел ахыры якынайганда башланган һәм 22 көн дәвам иткән Газзәдәге хәрби чараларда 1100 фәләстинле һәлак булды. Үлгән кешеләрнең ничәсенең гади халык булуы билгеле түгел.

Хамас сугышчыларының Израильгә юнәлдергән ракета һөҗүмнәрендә исә гади халыктан 3 кеше һәм 10 хәрби һәлак булган иде.

Human Rights Watcһ шулай ук моннан элек Хәмасны Израиль шәһәрләренә ракета җибәргән өчен җинаятьчелек кылуда гаепләгән иде.
XS
SM
MD
LG