Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке әфган президенты талибан һөҗүменнән исән калды


Әфганстан рәсмиләре элекке әфган президенты Бурханитдин Раббанигә каршы Кундуз вилаятендә һөҗүм булуын ләкин Раббинең казадан исән котылуын белдерде.

Раббани Кундуз вилаятендә Али Абад мәхәлләсенә таба барганда юл кырыена яшеренгән сугышчылар Раббанигә шартлаткыч һәм ракета белән һөҗүм итә.

Бүгенге һөҗүмнәр Әфганстанда президент сайлавына бер атна калганда булды. Талибан халыкара уртак көчләрнең сайлау алдыннан илдә иминлекне арттыру максатында кылган чараларын юкка чыгару өчен һөҗүмнәрен арттыра. Парламент әгъзасы булган Раббани президент сайлавында Хамид Карзаинең төп көндәше Абдуллаһ Абдуллаһны яклый.
XS
SM
MD
LG