Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ялтай мулласына Сабирҗан Мәхмүтовка 70 яшь


Самар өлкәсендәге Ялтай авылында яшәүче Сабирҗан Мәхмүтов үзенең 70 яшьлегенә 70 кунак чакырды.

Миллион халкы булган шау-шулы Самардан төньяктарак Ялтай авылы урнашкан. Биредә төрле милләт вәкилләре яшәсә дә, яшәү рәвешен татарлар билгели. Менә шул татарлар арасында Мәхмүтовлар гәиләсе аерылып тора.

Гаилә башлыгы Сабирҗан әфәндегә 70 яшь тулды. Гади авыл карты, гади авыл эшчесе ул. Биш бала үстереп, шуларның өчесе берьюлы Самардагы “Туган тел” җәмгыятендә җиң сызганып эшләделәр, бүгенгесе көнгә уллары Фәрһәд, килленнәре Албина татар милли хәрәкәтенең әйдәп баручылары. Ә аларның сигез яшьлек кызлары милли концертларда катнаша, өздереп җырлый, озын шигырьләр сөйли.

Сабирҗан әфәнде белән Миңнегөл ханым 48 ел буена бергә яшиләр. Бу гаилә милләтне, диннебез исламны саклаучы, үстерүче һәм татарлыкны пропагандалаучы.

Бу гаиләдә әхлак, тәртип, яшәеш бер генә бизмән белән бәяләнә – ул динебез исламча яшәү, көн күрү. Сабирҗан аганың һәм хәләл җефете Миңнегөлнең гомерләре хезмәттә узган. Шул ук вакытта намазлыкта рухи көч тапканнар.

Ялтай авылында таш мәчет сафка басу да Сабирҗан аганың тырышлыгына бәйләнгән. Менә 13 ел инде Сабирҗан Мәхмүтов Ялтайда имам вазыйфаларын башкара. Самарда милли хәрәкәт әгъзалары 21 ел буена Сабан туен уздыралар. Нинди Сабантуй ул катыктан акча эзләмичә! 21 ел буена Сабирҗан аганың хатыны Миңнегөл һәр Сабан туена 20 литр катык оета.

Тыйнак кына авылда, тыйнак кына хезмәт кешесе үзенең 70 яшьлегенә 70 кунак чакырды. Сирәк хәл. Юбилейда Сабирҗан Мәхмүтовның оныклары Коръән аятьләрен чиратлашып укыдылар, аннары татар җырларын башкардылар, шигырьләр сөйләделәр.
Мәхмүтовлар гаиләсендә җыр, шигърият, дин бер букетны тәшкил итә. Җыр, шигърият динебез исламга якынайта, динебез ислам милләтебезне саклауда көч бирә. Моны Сабирҗан Мәхмүтов гаиләсе үзенең яшәеше белән раслый.
XS
SM
MD
LG