Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:06

Кризис булуга карамастан Казан туйлар белән гөрләп тора.

Күп кенә яшьләр кавышу тантанасын 07.08.09 саны туры китереп узган җомгада үткәрде. Яңа барлыкка килүче татар гаиләләренә килгәндә, соңгы елларда туй мәҗлесе үткәргәнче никах тантанасын уздыру гадәте кабаттан яратыла башлады.

Күпләр никах үткәрү өчен Татарстанның даны саналган Кол Шәриф мәчетен сайлый. 3 ел өчендә биредә үткәрелгән никахларның саны 3000 меңгә җитүе моңа дәлил.

Татарстанның үзәк төбәге баш казые, Кол Шәриф имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров советлар заманында никах онытылып барса да, соңгы арада аңа игътибар артты ди.

“Яшьләр әти-әниләре кушу белән генә түгел, ә үз теләкләре белән, хөкүмәт алдында теркәлгәнче, гаилә тормышын Аллаһ каршында никахлар үткәреп башлый. Бу дин әһелләрен генә түгел, ә әти-әниләрне һәм башка кешеләрне дә шатландырадыр. Балаларыбыз, аракы эчеп, зина кылып түгел, ә Аллаһы Тәгалә кушканча “мин сине кабул итеп алдым, кабул итеп бардым” дип тормышларын башлыйлар”, ди Рөстәм Зиннуров.

Дин әһелләре фикеренчә, яшь парлар кавышканда иң мөһиме никах. Әлеге тантананың күп өлешен вәгазь алып тора. Моннан тыш ике як та мөселман, егетнең дә кызның да әти-әнисе кавышуга риза булырга тиеш һәм егет тарафыннан кызга мәхер бирелергә тиеш.

Никахларның артуы бер яктан шатлыклы күренеш булса да, икенче яктан шикле. Кайбер дин әһелләре никахлашуны модага гына тиңләүчеләр дә бар ди. Әмма никахка җиңелчә генә карау, соңыннан зур проблемаларга китерергә мөмкин, ди Зиннуров.

“Әлбәттә төрле кешеләр очрый. Кайбер яшьләр никах башыннан ук күңел биреп тыңлап утыра. Мондый яшьләрдә өмет зур һәм аларның дин юлыннан барачагында шик юк. Әмма яшьләр арасында никахка җиңелчә генә караучылар да бар. Андыйларны бәлки әти-әниләре өндәгәндер. Әмма без бу яшьләргә вәгазь укыганда, аларның үзләренә кызык булган мәсьәләләргә игътибар итеп, аларга никахның бар әһәмиятен аңлатырга тырышабыз”, ди Рөстәм Зиннуров.

Яшьләрнең никахка җиңелчә каравы күп очракта аерылышуга китерә. Мөселман гаиләләре арасында мондый хәлләр күп булмаса да, очрый ди, дин әһелләре.

“Мөселман яшьләренең аерылышуы безне бик борчый. Элек татарларда мондый хәл бөтенләй булмаган. Әмма соңгы вакытта бу күбәя башлады. Гадәттә аерылу сәбәбе, көнкүреш проблемалары. Шуңа да без никахта дөнья мәшәкатьләрендә гаилә тормышы белән яшәү хикмәтләрен аңлатырга тырышабыз”, ди Зиннуров.

Мөселманнарның ураза бәйрәмнәре башлануга санаулы көннәр калды. Бу айда, көндез сый ризыктан өстәлләр әзерләп булмау сәбәпле, никахлашучылар саны да азрак. Әмма бу вакытлыча күренеш. Ураза вакыты тәмамланганнан соң, никахлашучылар саны янә бермә-бер артачак, ди дин әһелләре.

XS
SM
MD
LG