Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Алтын минбәр» юбилейга әзерләнә


Зауди Мамиргов
Зауди Мамиргов

«Алтын минбәр» кинофестивалендә күрсәтеләчәк тасмаларны сайлап алу тәмамланды. Фестиваль үзе 30 сентябрдән 4 октябрьгә кадәр Казанда узачак.

Быел ул үзенең беренче юбилеен - биш еллыгын билгели. Шуның өчен быелгы фестиваль башка елларга караганда да кызыклырак, оешканрак узарга тиеш, ди фестивальнең җитәкчесе Зауди Мамиргов.

Аның сүзләренә караганда, быелгы фестивальгә барлыгы 398 тасма килгән. Шуларның 167 нәфис фильмнар, 138 документаль һәм 94 кыскаметражлы. Бу кино эшләре 67 илдән килгән.

«Быел «Алтын минбәр» бишенче тапкыр уза. Фестиваль программасы белән Германия профессоры, танылган кино белгече Ханс Йоахим Шлегель шөгыльләнә. Без быелгы фестивальнең биш еллыгын җир шарының биш кыйтгасыннан килгән вәкилләр катнашында үткәрәчәкбез. Хәтта Австралиядән дә кунаклар булачак”, диде Зауди Мамиргов.

«Нинди танылган артистлар һәм кино белгечләрен чакырырга ниятлисез? Бер килеп киткәннәр тагын да Казанга килергә теләк белдерәме?» дигәнгә Зауди Мамиргов болай дип җавап бирде.

«Әлбәттә! Алар ел саен килерләр иде. Ләкин без барысын да чакыра алмыйбыз, мөмкинлекләр чикле. Шулай булса да, кабатлап чакырылган кунаклар да булачак. Быел Рөстәм Ибраһимбековны, Вадим Абдрәшитовны, Эльдар Рязановны тагын да көтәбез. Чит ил кунакларыннан Клаудия Кардинале килергә сүз бирде».

Ә менә жюри рәисе буларак чакырылган Омар Шәриф белән сөйләшүләр алып барылса да, олы яшьтәге артистның сәламәтлеге яхшы булмау сәбәпле, ул килә алмаячагын белдергән.

Әле бүгенге көнгә фестивальнең жюри рәисе кем булуы билегеле түгел. Зауди Мамиргов , мөселман фестивале булса да, бәйгедә катнашкан илләр арасында мөселман булмаган илләр күбрәк, диде.

Ә инде фестиваль бәйгесендә күрсәтелергә 34 эш сайланган. Шуларның 12-се тулыметражлы нәфис тасмалар, 14-се документаль, ә инде 8 тасма кыскаметражлы.

«Тасмаларны сайлап алу комиссиясендә барлыгы 3 кеше эшли. Аларның берсе Русия каналындагы «Мөселманнар» тапшыруы директоры Василий Антипов, икенчесе - кинобелгече Сергей Лаврентьев, өченчесе «Эхо Москвы» радиосында эшләүче танылган җурналист Вита Рамм», диде Зауди Мамиргов.

“Комиссия әгъзалары арасында бер генә мөселман кешесе дә юк икән?” дигәнгә Зайди Мамиргов болай диде:

«Сез әйтмәсәгез аларның мөселман булмаганнары минем башыма да килмәс иде. Алар зур белгечләр. Безнең фестивальнең кагыйдәләрен яхшы беләләр. Шулар нигезендә тасмаларны да сайлыйлар», диде.

Татарстан белән Башкортстаннан да кино осталары катнаша. Узган фестивальдә яхшы оператор дигән исем Татарстанда төшерелгән «Өч аяклы ат» тасмасына бирелде. Жюрига ул тасма ошады. Әлбәттә тасманың кимчелекләре дә булгандыр. Бәлки фестивальнең Казанда узуы да үз өлешен керткәндер. Ләкин ничек кенә булмасын, Татарстан, Башкортстан киночыларының үз эшләре белән бу фестивальдә катнаша алуы мәртәбәле дә, һәм аларның эшенә этәргеч бирә торган бер чара да”, диде «Алтын минбәр» фестивале җитәкчесе Зауди Мамиргов.
XS
SM
MD
LG