Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чеченнар корылтай җыю турында килеште


"Бөтендөнья чечен корылтаен оештыру кирәклеге турында килештек”, диде Закаев
"Бөтендөнья чечен корылтаен оештыру кирәклеге турында килештек”, диде Закаев

Бөтендөнья чечен корылтае милләтне берләштерү очен оештырыламы әллә бу җыен Рамзан Кадыров дәрәҗәсен күтәрү өчен үткәреләме? Читтәге һәм Чечнядәге чеченнарның фикере аерыла.

Чечен республикасы Ичкериянең бәйсезлеге өчен көрәшүче читтәге юлбашчы Әхмәд Закаев Мәскәү яклы хакимият белән корылтай җыю турында килешенде, дип белдерде.

“Бердәм сәясәт алып бару турында сөйләшер өчен Бөтендөнья чечен корылтаен оештыру кирәклеге турында килештек”, диде Закаев.

Бу атнада Лондонда Закаев Чечня парламенты башлыгы Дукваха Абдурахманов белән очрашып сөйләште. Ике як арасында сөйләшү-киңәшләшүләр ике ай чамасы элек башланды.
"Чечен халкы бердәм һәм Рамзан Кадыров - аның юлбашчысы", ди Дукваха Абдурахманов


Беренче очрашу Ослода узды. Анда тарафларга килешергә Ивар Амундсен исемле Норвегия эшкуары ярдәм итте, ул Лондонда урнашкан Чечня тынычлык форумы җитәкчесе булып тора. Икенче очрашу да Амундсен арадашчылыгында узды. Июль азагында булган бу сөйләшүләрне эшкуар “эшлекле һәм нәтиҗәле”, дип бәяләгән иде.

Закаев һәм Абдурахманов үзләре бу атнадагы очрашудан кәнәгать калуларын белдерде. Закаев сөйләшүләр “бик яхшы” узды, диде. Бер үк вакытта, бу әле диалогның башы гына, дип ул киләсе очрашуның “тагын да иркен һәм ачык шартларда” үтәчәгенә өмет белдерде.

Читтәге чечен җитәкчелеге белән очрашу президент Рамзан Кадыров нияте булган. Аның бу башлангычын Русия президенты Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Владимир Путин хуплаган. Парламент рәисе Дукваха Абдурахманов Закаев белән сөйләшүнең бер авырлыгы да булмады, дип белдерде.

Аларның берсе дә сөйләшүнең төгәл генә нәрсә турында барганын әйтмәде. Шулай ук чеченнарның сугышчан канаты җитәкчесе Доку Умаров киләчәктә бу сөйләшүләргә катнаштырылырмы – юкмы, бу да билгесез.

Умаров күптән түгел Мәскәүдән килгән бернинди дә тынычлык килешүенә ышанмаячагын белдергән иде. Сугышчылар Закаевның 1 августта чечен милиционерларына каршы көч куллануны туктату турындага мөрәҗәгатен җитдигә алмады.

Шулай ук Бөтендөнья чечен корылтаеның максатлары нинди, аның карарлары кем өчен булыр дигән сораулар да җавапсыз кала.

Зур бер тамашага әзерлек

Кичә Азатлык радиосы белән сөйләшүдә Закаев корылтай карарлары Русия һәм Чечня хөкүмәтләре сәясәтенә дә йогынты ясарга мөмкин, дигән иде. Чечня парламенты рәисе Дукваха Абдурахманов Чечня хөкүмәте иҗтимагый оешма кабул иткән карарларны үтәргә мәҗбүр түгел, диде.

"Чечнядә 100гә якын иҗтимагый оешма эшли, аларның барысының да карарларын хакимият үти алмый. Ләкин карарлар игътибарга алыначак", диде парламент рәисе.

Рамзан Кадыров Азатлык радиосы хәбәрчеләре белән очрашты
Димәк ки, Чечнянең хәзерге җитәкчелеге өчен корылтай тагын бер зур халык мәҗлесе генә булачак, ди белгечләр. Абдурахманов сүзләренә караганда, "Чечнядә чечен халкы бердәм һәм аның юлбашчысы Рамзан Кадыров", дип саныйлар.

Лондондагы сөйләшүләрне Азатлык радиосының Төньяк Кавказ бүлеге башлыгы Аслан Дукаев та күзәтте. Аның сүзләренә караганда, тарафлар арасында аңлашу юк, алар бөтенләй капма-каршы карашта тора.

"Кадыровның соңгы арада имиджы нык какшады, бигрәк тә аны тәнкытьләүчеләр бер бер артлы үлә башлагач, Бөтендөнья чечен корылтаен җыю нияте дә - милләтне берләштерү максатыннан түгел, ә Кадыровның абруен күтәрү өчен эшләнә," ди Аслан.
XS
SM
MD
LG