Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 04:57

1989 елның 14 августында Удмуртия башкаласы Ижауда татар иҗтимагый үзәге оеша. Үзәк республика күләмендә милли хәрәкәтне киңрәк җәелдереп җибәрүдә зур роль уйнады.

Удмуртиянең төрле төбәкләрендә теркәлгән филиаллары милләттәшләребезнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча бихисап эшләр башкарды.

Ижау шәһәрендә яшәүче татарларның беренче милли җыены тимер юлчылар мәдәният йортында уза. Оештыручылар сүзләренчә, зал тулы халык була. Беренче утырышны әзерләүчеләр арасында шәһәрдә танылган гаилә Ниязи ага һәм Габидә Даутова, тарихчы Гата Котдусов һәм башка милли җанлы шәхесләр була. Әлеге җыенда оешманың идарәсе һәм аның рәисе сайлана. Бу эшкә Фәнүс Газизуллин алына.

Яңа гына оешкан милли үзәк җитәкчесе иң беренче чиратта Казан белән элемтәгә керә. Аннан оешманың устав өлгесен, программалар алып кайта. Ижауда барлыкка килгән татар оешмасы милли халәтебезне кайтару, милләттәшләребезнең үзаңын үстерү, туган телебездә сөйләшү, балаларны ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләребез нигезендә тәрбияләүне үзенең максаты итеп куя. Әйтергә кирәк, Ижауда оешкан татар үзәге республика күләмендә милли хәрәкәтне киңрәк җәелдереп җибәрүдә зур роль башкарды. Удмуртиянең төрле төбәкләрендә барлыкка килгән оешмалар милләттәшләребезнең ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә бихисап эшләр башкарды.

“Нәкъ 20 ел элек иҗтимагый үзәкнең беренче нигез ташы салынды дияргә була. Актив милләттәшләр җыелдык. Беренче гамәлләребез – балалар бакчасында милли төркем ачтык. Рус мәктәпләрендә татар сыйныфлары булдырдык. Максатыбыз – балалар бакчасыннан алып нәниләргә ана телен өйрәтеп, мәктәптә туган телне укытуны җайга салып, югары уку йортында бу эшне дәвам итү иде. Без моңа ирештек. Удмурт дәүләт университетында, Ижау педагогика көллиятендә татар бүлекләре ачылды. Татар телендә радио, телевидение эшли, газет нәшер ителә. Бик күп сәнгать коллективлары барлыкка килде. Башка күп эшләр эшләнде”, дип санап китте Ижау шәһәрендә беренче оешкан милли үзәкнең әгъзасы Фәнүс Гобәйдуллин.

Шәһәр милли үзәгенең беренче адымнары хакында ул елларда оешмада мәгариф комиссиясен җитәкләгән, соңрак Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең беренче президенты Мәсгуд Гаратуев тәфсилле мәгълүмат бирде.

“Фәнүс Газизуллин милли бакчаны ачып җибәрсә, миңа соңрак Ижау шәһәре татар үзәгенең рәисе буларак ул бакчада җимеш агачлары утыртырга туры килде. Ә аларны утырту һәм үстерү бик кыен булды. Күп кенә киртәләр аркылы чыгарга туры килде. Ләкин планлы эш алып бару нәтиҗәсендә һәр билгеләнгән гамәл тормышка ашты.

Иң беренче чиратта уставта татар халкының телен үстерү төп мәсьәлә иде. Шуңа да урыс телле мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачар өчен укытучылар табарга кирәк иде.

Активистыбыз Фәнис Закиров шәһәр мәктәпләренә йөреп, 300-ләп татар фамилияле укытучыны ачыклады. Күбесе инде ана телен белми дә иде. Алар математика, биология, тарих укытучылары иде. Шулай да татар телен укытырга теләге булган милләттәшләребезне Казанга семинарга җибәрдек.
Мәсгуд Гаратуев


Шәһәр администрациясе, мәгариф министрлыгы түрәләре, мәктәп директорлары белән уртак тел табып, татар балаларын бер сыйныфка туплый башладык. Мин беренче елларда татар теле укыта башлаган милләттәшләребезнең исемнәрен дә атыйсыйм килә. Алар тарихка кереп калды – Фәридә Кашапова, Нурания һәм Флүрә Нәбиуллиналар, Рәмзилә Ганиева”, дип 20 ел элек булган вакыйгаларны кабат күңеленнән кичерде Мәсгуд Гаратуев.

Нәкъ шушы елда ук беренчеләрдән булып Ижау шәһәренең унынчы санлы мәктәбендә татар сыйныфына балаларны туплый башлыйлар. Бераз соңрак шушындый сыйныфлар 55, 12-нче санлы мәктәпләрдә дә ачыла.

Ана телен укыту өчен шәһәр мәктәпләреннән татар фамилияле укытучыларны җыеп, Казанга семинарга җибәрүләре хакында Мәсгуд Гаратуев билгеләп үтте инде. Соңрак шәһәрдә дә башка укытучылар өчен шушындый тәҗрибә туплау дәресләре, семинарлар оештыралар. Шушындый беренче дәресне 10 санлы мәктәп укытучысы Фәридә Кашапова уздырды дип искә алды Мәсгуд Гаратуев.

Татар үзәге алдында халык белән элемтәдә тору, башкарылган гамәлләре хакында мәгълүмат җиткерү өчен информация чаралары булдыру мәсьәләсе килеп баса.

Шәһәр күләмендә оешкан Татар үзәгенең беренче гамәле – «Удмуртия» дәүләт телерадиокомпаниясендә татар телендә «Очрашу» радиожурналын оештыру була. Беренче тапшыру эфирга 1989 елның 3 ноябрендә чыга. 1991 елда зәңгәр экраннарда татар телендә телевизион “Хәерле кич!” тапшырулары пәйдә була. Беренче тапшыруларны шулай ук татар үзәге әгъзалары әзерли. Шушы ук 1991 елда «Яңарыш» газетасы дөнья күрә.

Милли яңарыш җилләре шушындый оешмаларга күп кенә милләттәшләребезне китерә. Бүген республикада гына түгел чит өлкәләрдә дә танылган шагыйрьләр Ибраһим Биектаулы һәм Ринат Батталов бу елларда башкарылган эшләренә бәя бирделәр.
Ибраһим Биектаулы яңа дөнья күрә башлаган “Янарыш” газеты каршында әдәби түгәрәк оештыра. Шушы түгәрәк әгъзаларының берничәсе бүген Удмуртия һәм Татарстан язучылар берлекләренә кабул ителделәр.

“Бу минем эшемнең уңышы дип әйтә алам”, диде Ибраһим Биектаулы.

“Яңарыш” газетының бүгенге хезмәткәре, танылган шагыйрь Ринат Батталов республикада милли хәрәкәтнең башлану чорыннан ук хәбәрдар. Ул оешма вәкилләре белән танышып, чараларда катнаша башлый.

“Беренче еллардан ук татар милли хәрәкәте эше белән таныш, бүген шагыйрьләр, язучыларның иҗат кичәләре иҗтимагый үзәктән башка узмый”, диде Ринат Батталов.

Дөрестән дә, Ижау шәһәр татар үзәге яндырып җибәргән милли учак тирәсенә күп кенә каләм тибрәтүче милләттәшләребез җыелды. Әйтергә кирәк, бу елларда җирле авторларыбызның 46 китабы басылып чыкты. Биш кеше Татарстан язучылар берлегенә кабул ителде. Иҗтимагый хәрәкәтнең эшен яктырткан өч китапны үзәкнең беренче президенты Мәсгуд Гаратуев бастырып чыгарды. Бүген халык белән тагын да тизрәк һәм киңрәк аралашу өчен ТИҮ заманча технологияләр дә куллана. Интернетта үз сайтын булдырды.

Бүгенге ТИҮнең җитәкчесе Фнүн Мирзаянов, ул елларда Ижмаш заводы хезмәткәре, милли оешма белән элемтә булдыра, кайбер чараларны оештырырга ярдәм итә.

Иҗтимагый үзәк беренче еллардан ук эш планына балалар өчен төрле чаралар кертте. Аларны оештыру өчен финанслар кирәк булды. Ярдәмгә бизнес белән шөгыльләнүче милләттәшләребез килде. “Татарстан” сәүдә йорты җитәкчесе Фердинант Мортазин шундыйларның берсе. Ул һәм башка милләттәшләребез мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыштылар.

Фәнүс Газизуллин
Ижауда оешкан иҗтимагый үзәкнең республика күләмендә милли хәрәкәтне киң җәелдерү, халыкның үзаңын уятуда, милләттәшләребезнең мәнфәгатьләрен кайгыртуда роле зур булды дип ассызыклады Мәсгуд Гаратуев.

Мәктәпләрдә татар сыйныфлары туплануы, иң мөһиме татар мәгълүмат чаралары комплексы – радио, телевидение, газет барлыкка килүе, бу һәм башка гамәлләр халык белән элемтә булдырырга ярдәм итте.

Ижау шәһәр татар оешмасы Удмуртия күләмендә татар иҗтимагый үзәгенә нигез салды. 1991 елның мартында республика татарлары беренче корылтаена җыелды. Анда иҗтимагый үзәкнең уставы кабул ителә, идарә әгъзалары сайлана. Әйтергә кирәк, шәһәр оешмасының идарәсе тулысынча яңа оешмага кертелә.

Шулай итеп, алар Ижауда һәм республикада эшне алып баралар. Шушы корылтайда Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең президенты итеп Мәсгуд Гаратуев сайлана. Ул бу вазыйфаны ун ел башкара. Иҗтимагый оешма бу елларда республикада яшәүче татарларның ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә бик күп эш башкарды.

Соңрак Удмуртия күләмендә «Иман» татар яшьләре Берлеге һәм милли мәдәни автономия барлыкка килде.

Шәһәр күләмендә башланган милли хәрәкәт киң таралыш тапты. Бүген татарлар яшәгән һәрбер төбәктә диярлек милли оешмалар теркәлде. Үз төбәкләрендә алар бәйрәмнәр уздыра, мәктәпләрдә татар телен укытуга иреште, башка юнәлешләрдә дә эш алып бара.

“Егерме ел дәвамында татар үзәге алдына куйган күп кенә гамәлләрен тормышка ашырды. Әмма бүген милли хәрәкәттә сүлпәнлек сизелә. Бер-бер артлы проблемалар да туып тора. Иң беренче чиратта, татар сыйныфлары саны кимеде. Ижаудагы татар гимназиясенең киләчәге шик астында. Удмурт дәүләт университетында татар теле бүлеге ябылды. Монда милләттәшләребезнең битарафлыгы да сәбәп булды”, дип билгеләп үтте Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең мактаулы президенты Мәсгуд Гаратуев.

Ижауда татар үзәге оешуына 20 ел. Бу дата уңаеннан сөйләшүләр башкарылган гамәлләргә нәтиҗә ясап, киләчәктә яңа эшләр билгеләү һәм аларны тормышка ашыруда бер этәргеч булыр дип ышанасы килә.

XS
SM
MD
LG