Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гейтс: АКШ Әфганстанга өстәмә көчләр җибәрә ала


АКШ саклану министры Роберт Гейтс Әфганстандагы халыкара көчләрнең инде бик күп булуын таныса да, Кушма Штатлар анда өстәмә көчләр җибәрергә мөмкин диде.

Вашингтонда матбугат очрашуында чыгыш ясап Гейтс Әфганстандагы АКШ көчләре башлыгы, генерал Стенлей МакКристалга гаскәрләрне көчәүтү өчен “нәрсә кирәк дип уйлавын” әйтергә кушуы турында белдерде.

АКШ президенты Барак Обама инде анда 21 мең өстәмә хәрби җибәрергә кушкан иде.

Нәтиҗәдә ел ахырына андагы американ хәрбиләре саны 68 меңгә җитәчәк.

Гыйракта Американың 132 мең хәрбие бар.
XS
SM
MD
LG