Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь татарларны музыка берләштерә


15 августта Финляндиядә Җанлы татар музыка фестивале үтә. Анда Казаннан да рок музыка башкаручы берничә төркем катнаша.

Әлеге музыка бәйрәме Һельсинки читендә, Трәсккулла исемле урында үтә. Фестиваль програмында язылганча, анда Казаннан "Алканат", "Иттифак", "Галия" төркемнәре, Мубай чыгыш ясарга тиеш.

Шулай ук, Финляндиядәге татар яшьләре дә үзләренең иҗатларын күрсәтергә җыена. Бәйрәмдә Tukay Bros & Sistah Girl, Yabalak исемле башкаручыларның чыгыш ясавы көтелә.

Бәйрәм үткән җирдә СD тәлинкәләрне, фестиваль атрибутларын сату оештырылачак, аш-су тәкъдим ителәчәк, диелә. Алкоһоль эчемлекләр тыелган.

Дәниc Бәдретдин
Элекке фестивальләрдә Австралиядән Зөлфия Камалова, Кырымнан Әнвәр Измайлов кебек музыкантлар катнашса, быел заманча җырларны тере тавышка башкару фестиваленә татар яшьләрен җәлеп итү максаты куелды, диде "Азатлык"ка Финляндия Төркләре Берлеге оешмасында мәдәният эшләрен башкаручы Дәниc Бәдретдин.

“Бу фестивальнең максаты - Финляндиядәге татар яшьләрен милли мәдәният белән кызыксындыру өчен Татарстаннан заманча артистлар чакыру һәм әлеге яшьләрнең бер-берсе белән аралашуы, элемтәләрне башлап җибәрү”, диде ул.

Шулай ук, чарага Русия һәм Финляндиядән кунаклар киләчәк. Әмма Бәдретдин сүзләренчә, меңләгән кешеләрне чакыру мөмкинлеге юк. Шуңа киләчәктә бу фестивальне зурлап Татарстанда уздыру нияте бар.

“Танылмаган җырчыларны табып, бер елдан алар катнашында фестиваль уздыра алырбыз дип уйлыйм”, диде Дәниc.

KGB төркеме
XS
SM
MD
LG