Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:21

АКШ Путинның Абхазиягә ярдам вәгъдәсен тәнкыйтьли


Кушма Штатлар Дәүләт департаменты Русия премьер-министры Владимир Путинның Грузиядән аерылып чыгарга теләүче Абхазиягә ярты миллиард долларлык хәрби һәм башка ярдам бирү вәгъдәсен тәнкыйтьләде.

Дәүләт департаменты вәкиле Русия һәм төбәктәге башка илләр Грузиянең халыкара танылган дәүләт чикләрен хөрмәт итәргә тиеш диде.

Былтыр август аендагы сугышта Русия көчләре Грузиянең Абхазия һәм Көньяк Осетия төбәкләреннән Грузия хәрбиләрен бәреп чыгарды.

Европа Берлеге дә Путин пәнҗешәмбе көнне Абхазиягә барыр алдыннан Грузиянең ризалыгын алырга тиеш иде дип Русия премьерын тәнкыйтьләде.

XS
SM
MD
LG