Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризис яшәргә өйрәтә


Мәдәният министрлыгы бинасы
Мәдәният министрлыгы бинасы

Башкалар белән чагыштырганда мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр кризисның исен дә сизмәгән дип әйтергә була, диде Зилә Вәлиева министрлык коллегиясе утырышында.

КамАЗ, “Казаноргсинтез” һәм башка сәнәгать ширкәтләре туктап-туктап алган очракта, зур һәм урта бизнес ширкәтләрендә кыскартулар даими булып торганда, эшчеләрне һәм хезмәткәрләрне түләүсез ялларга җибәргәндә мәдәният өлкәсендәгеләр җай гына үз тормышлары белән яши кебек. Шулай да Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева беренче яртыеллык нәтиҗәләре һәм икенче яртыеллык бурычларына багышланган утырышта чыгымнарны мөмкин кадәр чикләргә кушты.

Зилә Вәлиева
Бик күп төзекләндерү эшләре дә, мөмкин булса, иртәгә калырга тиеш. Зур төзелешләрдән “Әкият” курчак театрының яңа бинасын кору гына дәвам итәчәк, ди Вәлиева. Иҗат һәм сәнгать төркемнәре арасында да курчак уйнатучылар, икътисад кризисы булуга карамастан, башкалар белән чагыштырганда алда бар. Читтән тапкан акчалары, уйналган әсәрләре белән дә, бирелгән акчаны эффектив тотуда да алар күпләргә үрнәк булырлык.

Чаллылар акча таба

Кризиста яңача яшәү дигәннән, мәдәният министры сүзләренчә, күпләргә чаллылардан үрнәк алырга кирәк. “Төрле яңа программалар күрсәтү, яңалыклар уйлап табу аларның бүген төп максаты булып тора. Күп эшләрне алар үз хисапларына, үзләре эшләп тапкан акчага үткәрәләр”, ди Вәлиева. Үзләре акча эшләп табарга өйрәнгәнлектән, Чаллы мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хаклары да башкалар белән чагыштырганда күпкә югары.

Кризиста акча таба белүчеләр югалмаячак. Һәм күпләр курка-курка гына күчкән автоном оешмаларның яшәү рәвеше нәкъ бүгенге һәр тиенне саный белү, шулай ук таба белү принципларына да туры килә.

“Андыйлар хакында үз көннәрен үзләре күрә диләр. Миңа калса, бу кайда да беренче бурыч. Сәнәгать өлкәсендә товарны келәткә куяр өчен генә эшләп баеп булмый бит. Аны алучы да кирәк. Биредә дә сәнгать өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәтләре, артистларның концертлары кемгәдер кирәк булырга тиеш.

Министрлык хезәткәре Рәшит Фәтхуллин (с), Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы мөдире Ленар Айкаев, филармония мөдире Кадим Нуруллин
Мин концерт куям, миңа акча бирегез, дип йөрү – ул бер булса, үз акчасын түләргә әзер торган халык безгә бу концерт кирәк, дип әйтүе – бүтән. Бүген халыкка кирәккән чараларга дәүләт тә ярдәм итәчәк”, ди Вәлиева.

Күрәсең, автоном оешмага күчкәннәр бүгенгә барсын да җайлап бетерә алмаган. Биналарны башкаларга куллануга биреп тору, бер яктан акча китерсә, икенче яктан финанс агымы җитәкчелеккә үтә күренмәле түгел икән. Автоном оешмаларның министрлык җитәкчелеге алдында хисап бирүе, эшчәнлекләре белән даими таныштырып торуы да тәртипкә салынырга тиеш. Алга таба республикада тагын 7 мәдәният оешмасы автономга күчәчәк.

Утырыш вакытында кайбер театрларның кеше күбрәк йөри дип бушка билетлар таратуы да тәнкыйтьләнде. Зилә Вәлиева сүзләренчә, иң эффектив эшли торган театр ул – качаловлылар. Күпләр алга таба алардан үрнәк алырга тиеш.

"Алтын минбәр" булачак

Кризислы кыен ел булса да, мәдәният бюджеты 48%-ка гына финасланган, Татарстанны танытучы чаралар: Нуриев, Шаляпин, Төрки театрлар фестивале үткән. Алда әле “Алтын минбәр” кинофестивале бар. Әзерлек эшләренең җиңел бармавын Вәлиева да яшерми.

“Традициягә әверелгән фестивалебезнең быел бишенчесе. Кечкенә генә юбилей да. Төрле төбәкләрдән, төрле илләрдән фестивальгә кызыгу арткан очракта аны үткәрми калу дөрес булмас. Мөмкинлекләрнең барсын да кулланып үткәрәчәкбез.
XS
SM
MD
LG