Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:55

Самарда өлкә мөселманнарына багышланган 204 битле, рәсемле китап дөнья күрде. Автор бу җыентыкны сигез өлешкә бүлгән. Китап Самар өлкәсе мөфтие Вәгыйз Яруллинның 75 еллыгына һәм Дини идарәнең 15 еллыгына багышлап чыгарылган.

Кереш сүзендә Шәех-ислам Тәлгать Таҗетдин мөфти Вәгыйз Яруллинның узган гомерен зурлап бәяли, ә губернатор Владимир Артяков үз тәбрикнамәсендә басымны дини идарәнең 15 еллыгына ясый.

Китапның авторы Идеал Галәветдинов җиңелчә генә булса да ерак тарихка күз сала. Ул Самар җирләре борынгы заманаларда болгар дәүләтенә, Алтын Урда биләмәләренә кергәнлеген искәртеп уза. Атаклы Ипатьев монастыренә дә татар кнәзе Чета нигез салган, ә Чынгыз хан нәселдәше Беркә хан Ростов тирәсенә килеп христиан динен кабул итә, үз чиратында рус чиркәве аңа изге Пётр исеме тагуы ясылган китапта.

“Борынгы татар җирләрендәге түземлекне, бүгенге тел белән әйткәндә, толерантлыкны автор китап башында китереп дөрес эшләгән. Чөнки нәкъ менә шул рух бүгенге Самар җирлегендә дә саклана”, ди Самар шәһәр мохтарияте җитәкчесе Җәмил Вәлиуллин.
Алтын Урда империясендә 28 ел буена тәхеттә утырган Үзбәк хан да рус чиркәвенә чиксез иреклек биргән.

Тик менә бу матур күренеш Русия җирлегендә озакка сузылмый. 1681 елны майның 16-да Романовлар нәселе исламга каршы дәүләт биеклегендәге әшәкелекләрен оештыра башлыйлар. Идеал әфәнде бик тирәнгә китмичә генә чукындыру сәясәтенә дә кагыла, шуның эзе булып Самар өлкәсендә бердәнбер керәшен авылы – Назаровка калган.

Тарихта беренче мәртәбә Самар өлкәсендә мөселманлыкка багышланган китап басылды һәм өлкә администрациясендә озак еллар диннәр буенча киңәшчеләр булып эшләгән Владимир Власов һәм Михаил Фёдоровларның сурәтләренә урын табылмаган, ә менә бүгенге көндә шул кәнәфидә утырган яшь Дмитрий Грешнов Шентала авылындагы гыйбадәтханәләр белән янәшә куелган.

Идеал әфәнде язуынча, тавык кетәге кадәр генә мәчет белән янәшә салынган зур, күп манаралы таш чиркәү толерантлык билгесе икән ләбаса. “Татарлар кечкенә генә мәчет салгач, өлкән агайдан бер җитәкче: “Без аларга үзебезнең зурлыкны һәм өстенлекне күрсәтеп мәһабәт чиркәүне янәшә салачакбыз”, дигән һәм тиз генә салдылар да.

Әйе, китапта бик күп шәхесләр, мәчетләр телгә алына. Ләкин дә авторның шәхси тарлыгы сизелә. 21 ел буена милләткә хезмәт итүчеләр төшеп калган, ә китап язучының сурәте мөфти белән бер ешлыкта кабатлана. Чечня президенты Кадыйровның Самарда төшкән сурәтләренә дә урынны кызганмаска иде кебек.

Тольятти шәһәрендә беренче мәчетне салучы татар хатыны Роза Кәримова башкарып чыгуы турында ләм-мим. Самар Җәмигъ мәчетенә гаҗәеп матур урынны бирүдә төп көч куйган кеше – Самар шәһәренең баш архитекторы Владимир Жуков та искә алынмаган. Мәчет төзелешендә башыннан ахырына кадәр чапкан Харис Гыйниятуллин исесе китапта төшеп калган.

Китап рус телендә чыкты, грамматик хаталарны тавык чүпләп бетермәслек, әллә ни гыйлемлек тә кирәкмәгән җирдә хаталар буа буарлык.

Самарда татарлыкны, мөселманлыкны үстерү юнәлешендә “Болгар фонды” эшен җәелдереп ята, ә Тольяттида “Руханият” фонды оешты. Бу ике оешмага да урын табылмаган. Самарда ун ел дәвамында 11 телдә бәйсез радиостанция эшләде, бу радиога Галәветдинов әфәнде өлкә радиосы статусын бирә, атнасына 9 сәгать татар телендә тапшырулар алып барган “Ак бәхет” мөхәррире дә искә алынмаган.

Китап корректорсыз, редакцион советсыз, рәссамсыз чыккан. “Тел бетә”, дип сыкранабыз. Ә ничек бетмәсен, диния идарәсе татарлар турындагы калын китапны да рус телендә бастырды. Китапка “Свет истины” исеме бирелгән. Аңлашылмый, нинди “свет” һәм “истина”сы нәрсә?

“Шунысы кызганыч ки, зур акчалар сарыф ителгән, ә зурлап бүләк итәрлек китап килеп чыкмаган”, ди Самар шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте рәисе Җәмил Вәлиуллин.

XS
SM
MD
LG