Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Украина-Русия мөнәсәбәтләре бозылуга ничек карыйсыз?


-Бу бик начар, мин моңа бик борчылам. Элек-электән без дус булып яшәгән халыклар бит, ә хәзер дуслык бетте. Дуслык булмау, яхшыга китерми.

-Русиядән Украинага җибәрелгән газ хакында бәхәс килеп чыкканын ишеткәнем бар. Әмма бездә Татарстанда тормыш яхшы, шуның өчен мин борчылмыйм.

-Бу бик начар. Электән Украина белән Русия дус яшәгән. Ә хәзерге алар арасындагы дуслык бетүдә Украинаның гаебе күбрәк, минемчә.

-Бу безнең ике арадагы мөнәсәбәт - ул бүгенге Украина җитәкчелегенең, Украина сәясәт көчләренең, иң беренче Ющенконың дөньякүләм кануннар белән чутлашмыйча алып барган сәясәтенең нәтиҗәсе.

-Русия президенты Медведевның Украинага вәкил җибәрмибез, дип ясаган юлламасына минем карашым тискәре. Андый юллама белән чыгарга ярамый, чөнки сәясәт - ул бик яшерен әйбер. Русиядән Украинага вәкилне җибәрергә, сөйләшүләрне төрле дәрәҗәдә, җиренә җиткереп, ахырына кадәр алып барырга кирәк.

-Украина элек Русиягә керә иде. Хәзер ул Американың кул астында булган кебек тоела. Безнең тирә-якта урнашкан илләрнең безнең илнең кул астында булуы яхшырак.

-Украина Русия белән кушылмаган, ул ирекле ил.

-Украина Русиядән аерылырга уйлый. Ә Русия аны җибәрмәскә тырыша. Анда ике фиркә бар: берсен Тимошенко җитәкли, икенчесен, Янукович. Янукович Русия белән калырга тели, ә тегеләр теләми. Тарихка күз салсак, Көнбатыш Украина элек- электән Русиягә керергә теләмәде.

-Мәгълүмат чараларыннан Украина белән Русиянең мөнәсәбәтләре турында бик еш ишетәм. Телевизордан барган соңгы хәбәрләрдә Русия президенты Медведев Украинага вәкил җибәрмибез дип әйтте. Украинаны Грузиягә ярдәм итүендә гаепләде.

-Дөньяда тынычлык бетәр, дип өлкәннәр бик кайгыра. Сугыш күреп үскән кешеләр сугыштан курка.

-Халыклар арасында дуслык дәвам итә, ә җитәкчеләр арасындагы сәясәт киеренкеләнә.

-Мин курыкмыйм, чөнки ул миңа кагылмый. Ләкин интернеттан укып утырабыз, хәбәрләрдән карыйбыз, күңелдә курку туа. Сугыш башланып китмәсә ярар иде дип, тел әйләндереп әйтергә дә куркабыз. Ләкин барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез.

-Бик борчылабыз, чөнки без яшь чакта халыклар дус яшәде. Без украин биюләрен биеп үскән кешеләр. Рус халкы белән тугандаш халык бит инде алар, әмма хәзер җитәкчеләр уртак тел таба алмый, бу бик күңелсез хәл.

-Мин урыс дәүләте өчен бөтенләй борчылмыйм. Мин бу хәлләргә битараф.

-Бу сәясәт кенә. Украинада яңа җитәкчене куйгач, барысы да яхшы булачак.

-Иң яхшысы, дуслык булсын өчен,Татарстанда вәкиллек ачу кирәк.

-Дуслык беткәч, Русия белән Украина арасында йөргәннәр өчен авырлык туа.
XS
SM
MD
LG