Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:33

Икътисади кризисның тирәнәюе халык тормышына үзенең тамгасын суга. Август аеның икенче атнасы тарихта Татарстан өчен шактый мәшәкатьле һәм киеренке көннәр буларак истә калачак.

Пәнҗешәмбе көнне Биектау районының Коркачык авылы янында бер фаҗига булды. Гомерендә беренче тапкыр парашюттан сикерергә аэроклубка килгән Линар Садриевның парашюты ачылмыйча, ул 950 метр биеклектән җиргә бәрелеп, һәлак булды. Аның зур парашюты ачылмаган, мондый очракларда ярдәмгә килә торган өстәмә кече парашютны Илнар кулыннан ычкындырмаган. Күк йөзеннән кош кебек очарга теләгән егетне узган җомга көнне җир куенына салдылар... Базар икътисадына, халыкара интеграциягә керүче җәмгыять тә хәзер менә шушы парашютчы хәлендә.

Ирекле базар шартларында элекке дәүләт ярдәменнән дә азат булгач, Русия үзенең кая очканын, кая төшәсен дә белми. Зур ширкәтләре белән дан тоткан Татарстан да һаман түбән таба очуын туктата алмый.

Керемнәр кими

Шушы елның беренче яртысында КамАЗ үзенең товар сатып тапкан акчасын 23.8 миллиард сумга җиткерә алган. Бу узган елдагы күрсәткечтән 53%-ка кимрәк. Кеше сатып алырлык машиналар ясау, Русиянең көчле ягы түгел. Узган елның беренче яртысына караганда, Татарстанда чит илгә былтыргыдан азрак нефть җибәргән. Казнага акча керү бермә-бер кими.

Шулай да башка чара юк, яшәргә кирәк. Федераль ярдәм белән капиталь ремонт алып бару, Универсиада объектларын төзү халыкка эш урыннары бирә. Әмма барыбер эшсезлек яки акча түләми эшләтү зәхмәте көчле әле.

Дипломлы эшсезләр

Кризиска каршы тору өчен эшсезләргә шөгыль бирү җаен карарга кирәк. Татарстанда 56,5 мең кеше рәсми рәвештә эшсез булып теркәлгән.

Бу икътисади актив халыкның 3 процентыннан кимрәк. Шул исәптән эшсезләр сафына 482 яшь белгеч, быел гына югары уку йортларын тәмамлаган егет-кызлар өстәлгән. Хезмәт министрлыгы фаразларына караганда, тагы 20 меңләп дипломлы белгеч эшсезләр исемлегенә өстәләчәк. Шул ук вакытта меңнәрчә егет-кызлар уңга-сулга карамыйча, югары мәктәпләргә БДИ нәтиҗәләрен күтәреп барып, укырга керделәр. Кем булачаклар алар? Кайда эшләячәкләр, анысы мөһим түгел. Алар студент тормышында кайнаячак, гаскәргә барып торасы юк, дискәтүкләргә, төнге клубларга барып, әти тапкан акчага хәл җыярга мөмкин.

Бәлки шул арада кризис дигәннәре дә үтеп китеп, Никита Хрущев вәгъдә иткән коммунизм килер дип уйлый алар. Хәзер инде аны заманчарак сүз белән, капитализм дип атарга була. Хыялдагы бәхетле киләчәктә син күпме булдырасың, шул кадәр эшлисең, ә сиңа күпме кирәк шул кадәр бирелергә тиеш. Шәп принцип бит бу, әгәр дә болай килеп чыкса? Ләкин моңа өметләнеп яшәүчеләрнең акылы төгәл микән?

Казансу елгасы яры

«Кунак эшчеләр» китсә, кемнәр эшләр?

Ә хакыйкать – ачы. Инде 1500-ләп Татарстан кешесе быел яңа һөнәргә әзерлек үткән. Кара эшләрне эшләп, кул пычратырга теләүчеләр юк. Шуңа күрә агымдагы елга чит илдән 52 мең кеше кабул итәргә дигән квота бирелгән булган. Бүген 12 мең чит ил кешесе башкалар теләмәгән кара эштә, яисә уникаль, башкалар булдыра алмаган эштә эшли.

Дөрес, киләсе елга квота ике тапкырга киметелгән. Эшсезләр Универсиада корылмаларына барыр дип фараз ителә. Барсалар, үзләренә, гаиләләренә дә файдалы бит, әмма элекке СССР илләреннән килгән халык төзелеш мәйданнарында торган саен күбрәк очрый.

Трамвайчы-дипломатлар

Дөрес, бу тормышта бөтен нәрсә дә начар хәлдә түгел. Әйтик, метро, трамвай йөртүчеләр хәзер булачак дипломатлар кебек чит телләр өйрәнәләр. Универсиадага 150 илдән килгән кунакларны йөрткәндә урысча сөйләп кенә аңлаша алмассың диләр. Кем белә, шул чит телләрне өйрәнгәндә ялгышып, яки кызып китеп, татарча да 40-50 сүз дә истә калдырсалар, шәп булыр иде бит.
Әлбәттә күп нәрсә аның иманыннан, әхлагыннан тора. Татарстанда бу юнәлештә хикмәтле вакыйгалар булып тора.

Исерекбаш автоинспекторны кыйнаган

Кайбыч районында 45 яшьлек бер машина йөртүче яхшы гына салып алган да, үзе яшәгән хатын белән машинада җилдергән. Районның автоинспекция җитәкчесе һәм аның хатыны исерек машина йөртүчесенә очрагач, бу әфәнде һәм аның сәфәрдәш хатыны бик ачуланганнар. Шуннан киткән якалаш, исерек адәм милиционер белән бик каты сугышкан.

Үзенең авылдашларын, туганнарын дөмбәсләр өчен дә күп сорап тормый икән бу адәм. Андыйлар берничә тапкыр төрмәдә утырып чыксалар да, төзәлмиләр. Әйтергә кирәк, мондый затлар, әлбәттә, мәчеткә йөрмиләр, намаз укымыйлар, әдәбият, сәнгать белән кызыксынмый. Алар саф татар районнарында һәм авылларында еш очрый.

Шулай итеп, кризис икътисадның аягындагы гер булып өстерәлгәндә, хәмер эчү, кеше кыйнау кебек антикризисный чаралар еш очрый. Шулай да бөтенесе дә ямьсез, котсыз дигән тәэсир калмасын иде.

Салаватның концертлары гөрләп бара. Әмма бер җитешсезлеге бар - билетлар юк. Бу шимбә, якшәмбедә татар яшьләре Казанда түгел, ә Финляндия башкаласында типтерә. “Алканат”, “Иттифак” кебек төркемнәр, Мубай кебек үзенчәлекле җырчылар Һелсинда үтүче “Җанлы татар җыры фестивале”нә киттеләр.


Франция үзәгендә милли сабан туе

Ахырда бераз күңеллерәк һәм тагын да хикмәтлерәк вакыйга турында әйтик. Франциядә Канны дип аталган һәм кинофестивальләр үтә торган шәһәр бар. Анда дөньяның иң затлы сәнгать осталары чыгыш ясый. Менә шул Канныда тагын бер атнадан соң Татарстан сәнгатькәрләре Европаны шаккатырачак.

Ышанасызмы-юкмы, Канны уртасындагы атаклы Фестивальләр һәм Конгресслар сарае фойесында Татарстан сәнгате күргәзмәсе ачылачак, сәхнәсендә Татарстанның җыр һәм бию ансамбле, Европада һәм чит илләрдә танылган җырчы Алсу, яңа музыка квартеты, “Дорога из города” бию төркеме чыгыш ясаячаклар. Ә сишәмбе көнне 25 августта шул ук Фестивальләр һәм Конгресслар сарае каршында милли татар бәйрәме Сабантуе тамашасы гөрләп торачак.

Канныда үтүче халыкара кинофестиваль белән “Алтын минбәр” фестивален оештыручы Татарстанның кризистан чыга башлаган Франциягә кунакка баруы шушы икътисади афәт җилендә парашют ачу булмасмы?

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG