Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:26

Гарәп лигасы Израил атом корылмаларын тикшерергә тели


Гарәп илләре Европа Берлегеннән Израилне үзенең атом програмын халыкара җәмәгатьчелеккә ачарга мәҗбүр итү өчен ярдам сорый.

Ассошиейтед Пресс агентлыгы хәбәр итүенчә, Гарәп илләре лигасы генераль секретаре Амр Мусса Берлектә рәислек итүче Швециягә мөрәҗәгать итеп сентябрь аенда Халыкара атом энергия идарәсе утырышында Израилнең атом корылмаларында халыкара тикшерүләр үткәрүне таләп итүче резолюцияне яклауны сораган.

Күпләр Израилнең атом коралы бар дип исәпли. Әмма әлегә кадәр Израил моны ачыктан-ачык танымады.

XS
SM
MD
LG