Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев һәм Меркел сәүдә турында сөйләште


Русия президенты Дмитрий Медведев һәм Германия канцлеры Ангела Меркел Сочидагы сөйләшүләрдән соң журналистлар алдына чыгып, хәзерге икътисадый кризиска карамастан, ике илнең үзара сәүдә бәйләнешләрен арттыру өчен бик күп мөмкинлекләре бар дип белдерде.

Медведев икътисадый кризиска карамастан дәвам итүче Русия-Германия хезмәттәшлегенә мисал итеп Төньяк Агым газүткәргечен китерде.

Үткәргеч 2011 елда эшли башларга һәм Германиягә елына 55 миллиард шакмак метр газ кудырырга тиеш.

Меркел журналистларга бу очрашуда Чечнядә соңгы арада 3 хокук яклаучыны үтерү мәсьәләсен күтәргәнлеген дә белдерде.

Меркел мондый үтерүләрне нык хөкем итү кирәк диде. Медведев аларны Кавказны тотрыксызландыру максатындагы сәяси үтерүләр дип атады.
XS
SM
MD
LG