Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:09

Грузиягә АКШ хәрбиләре “кайта”


Грузия Әфганстанга НАТОның Пентагон җитәкчелегендәге хәрби чарасында катнашыр өчен 750 хәрби һәм офицерын җибәрә. Аларны бу чарага әзерләү өчен илгә 80ләп АКШ гаскәрие килә.

“Грузиядә АКШ гаскәриләренең “кире кайтулары” уңаеннан кәеф күтәренке, Тифлис моны Кушма Штатларның яклавы буларак бәяли”, дип сөйләде Азатлыкның Грузиядәге хәбәрчесе Георгий Кобаладзе.

Узган елның августында Русия белән Грузия арасында хәрби чаралар башлангач АКШ гаскәрләре Грузиядән чыгып китте. 2002 елдан бирле илдә җирле гаскәрләр өчен күнегүләр бара иде.

АКШ саклану министрлыгы Грузиягә киләчәк американ хәрбиләре грузин гаскәриләрен бары тик Әфганстандагы хәрби чарада катнашырга өйрәтәчәк, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG