Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:06

Минск: Русия журналистлары Беларустан куылмады


Җомга кич Русиянең НТВ каналындагы “Чрезвычайное происшествие” тапшыруын әзерләүче журналист Алексей Малков һәм оператор Юрий Бабенко Беларус тышкы эшләр министрлыгы рөхсәте булмауда гаепләнеп шимбәгә каршы төндә илдән куылды, дип хәбәр ителде.
Журналистлар Беларуста сәер шартларда югалган сәясәтчеләр турында тапшыру әзерләгән булган. 10 ел элек элекке эчке эшләр министры Юрий Захаренко, Югары Шура рәисе урынбасары һәм Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Виктор Гончар хәбәрсез югалды. 2000 елның җәендә ОРТ операторы Дмитрий Завадский юкка чыкты.

НТВ хәбәрчеләренең югалган сәясәтче Виктор Гончарның хатыны Зинаида Гончар һәм оператор Завадскийның әнисе Ольга Завадская белән әңгәмәләр яздырганы мәгълүм.

Алексей Малков һәм Юрий Бабенко шимбә иртән Мәскәүгә кайтты, Минскида булган хәлләр турында алар әлегә бер нинди аңлатма да бирмәде.

Беларус эчке эшләр министрлыгы журналистларның илдән куылуы хәбәрен кире какты.

XS
SM
MD
LG