Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:16

Фәлестиннәр арасында көч куллануда 24 кеше үлде


Газзә сызыгында көндәш фәлестин төркемнәре арасында булган бәрелешләрдә 24 кеше һәлак булды. Эчке эшләр министрлыгының матбугат вәкиле Иһаб Хөссәин үлүчеләр арасында “Дҗунд Ансар Аллаһ” төркеме юлбашчысы Габдел-Латыйф Муссаның булганын раслады.

“Рафахта бәрелешләр бетте, көч куллануда Габдел-Латыйф Мусса һәм аның ярдәмчесе һәлак булды. Яннарына арадашчы килгәч алар үз үзләрен шартлаткан. Иминлек көчләре хәзер бу җирне тикшерә. Бу кешегә бәйле булган һәркемне без коралны тапшырып бирелергә чакырабыз, юкса алар хөкем ителәчәк”, диде хакимияттәге Хәмәс вәкиле.

Рафахта бәрелешләр җомга көнне башланды. Хәмәс көчләре сугышчылар кереп качкан мәчетне камауга алды. Хәмәс көндәш төркемне фетнә оештыру омтылышында гаепли.

“Дҗунд Ансар Аллаһ” төркеме Газзәдә ислам әмирелеге төзү нияте турында белдергән иде.

XS
SM
MD
LG