Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күргәзмәгә әзерлек барышында очучы һәлак булды


Мәскәү янындагы Жуковский каласында МАКС-2009 очкычлар күргәзмәсе үзәгендә күнегүләр вакытында Русиянең танылган хәрби очучысы Игорь Ткаченко һәлак булды. “Русские Витязи” һәм “Стрижи” төркемнәренең ике СУ-27 очкычы 18 августта ачылачак күргәзмәгә әзерләнеп һавага күтәрелгән булган. Очкычлар бәрелешеп җиргә төшкән, нәтиҗәдә җирдәге берничә бинага да ут капкан, дип хәбәр ителә.

5 кеше яраланып хастаханәгә салынды.

Ткаченко “Русские Витязи” очучылар төркеменең башлыгы иде.
XS
SM
MD
LG