Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Яблоко” яшьләре кулга алынды


Мәскәүнең Кызыл мәйданында “Яблоко”ның Мәскәү шәһәр шурасы сайлавына фирка исемлеген яклаучылар имзаларын җыйган 10 яшь кешене милиция кулга алган.

Партия рәисе Сергей Митрохин бу гамәлне хакимиятләрнең имза җыю кампаниясен бозуы, дип саный. Азатлык радиосына ул прокуратурага хат әзерләве турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, милиция һәм Федераль сак хезмәте даими рәвештә “Яблоко” оештырган җыеннарны куып тарата һәм имза җыючыларны тоткарлый.

Бүгенге көндә “Яблоко” кирәк булган 78 мең имзаның яртысын җыйган. Җыелган имзаларны 26 августа кадәр үзәк сайлау комиссиясенә тапшырырга кирәк. Мәскәү шәһәр думасына сайлау 11 октябрьгә билгеләнгән.



XS
SM
MD
LG