Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калифорниядә урманнар яна


Американың Калифорния штатында урман янгыннары дәвам итә. Сан-Францискодан 100 чакрым ераклыктагы Санта-Круз тауларында гадәттәнтыш хәл игълан ителгән.

Калифорния губернаторы Арнольд Шварцнегер ярдәмгә чакырылган 2 меңләп янгын сүндерүченең һәлакәтне туктатачагына өметләнүен әйтте.

Янгын чорнап алган җирләрдә 3 меңләп кеше йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булды.
XS
SM
MD
LG