Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр президенты Һөсни Мөбәрәк АКШка килде


Мисыр президенты Һөсни Мөбәрәк АКШка соңгы 5 елдагы беренче сәфәрен башлады. Сишәмбе көнне аның АКШ президенты Барак Обама белән Якын Көнчыгышта тынычлык турында сөйләшүе көтелә. Мөбәрәк белән сәфәргә чыккан берничә министр АКШ хөкүмәте вәкилләре белән очрашачак.

Дүшәмбе көнне Мисыр президенты Американың яһүд оешмалары белән очрашачак.

Мисыр тышкы эшәләр министры Әхмәт Габдел Гает сүзләренә караганда, Мөбәрәкнең Обама белән очрашуы көнтәртибендә Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру, Иранның атом программасы һәм Судандагы хәлләр кебек мәсьәләләр торачак.
XS
SM
MD
LG