Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:49

Гуантанамо төрмәсендә 40-ка якын тоткын калган дип фаразлана. Алар арасында Чаллы кешесе Равил Минһаҗев та бар. Кайбер матбугат чаралары хәбәр итүенчә, Равил быелның май аенда азат ителгән. Ләкин бу дөреслеккә туры килми. Америка хокук яклаучылары Минһаҗевны Русиягә кайтаруга каршы.

Равилнең әнисе Зөһрә Вәлиуллина Гуантанамодан сирәк булса да хатлар ала. Америка хокук яклаучылары белән элемтәдә тора. Равилнең хокук яклаучысы Дуглас Сполдинг АКШның юстиция министрлыгына хат юллаган. Әлеге хатның күчермәсе Чаллыга, Зөһрә Вәлиуллинага да бирелә.

Русиядә газаплау көтә, ди хокукчылар


Сполдинг язмасыннан өзек: “Равил даими сорау алуларга дучар ителә. Сорау алуларда рухи һәм физик көч кулланулар да була. Мондый хәл инде 7 ел буена дәвам итә. Равил кайчандыр Америка разведкасы өчен кирәкле мәгълүматларны белә дип фараз кылынса да, хәзер шунысы билгеле, анда Америка мәнфәгатен якларлык мәгълүматләр юк. Разведка өчен мәгълүматлар бирерлек кеше буларак аны төрмәдә тотуга җирлек юк.

Азат ителгән очракта да Равил Русиягә кайтарылырга тиеш түгел. Бу аның гомерен генә түгел, гаиләдәге кешеләр гомерен дә куркыныч астына куячак. Эш шунда, Равил Русиядән дини карашлары буенча, яңа яшәү урыны эзләп китә. Равил төрмәдә булган вакыт эчендә Русиядә мөселманнарга караш тагын да түзә алмаслыкка әйләнде. Моңа кадәр Гуантанамодан Русиягә кайтарылган 7 тоткын сорау алуларга, төрле эзәрлекләүләргә дучар булды. Шуннан чыгып, без Равилне Русиягә кайтаруга каршы”, диелә Минһаҗевның хокук яклаучысы Дуглас Сполдингның хатында.

7 ел буена тараксыз вә мендәрсез

“Газета.Ru”ның быелның 22 маенда сайтында куелган “Русия талибы Равил Минһаҗев Гуантанамодан азат ителде. Ләкин Русиягә кайтмады. Ул Европада сәяси сыену урыны сорады. Бу эштә аңа британ хокук яклау оешмасы ярдәм итте”, диелә.
Зөһрә Вәлиуллина


Язманың авторы Александр Артемьев. Әлеге язмага Равилнең әнисе мондый фикердә: “Азат ителә калса, Равил монда кайтмас. Әлегә Америка бер генә тоткынны да алмаган. Шуңа күрә Европа илләре дә тоткыннарны алмый. Равил азат ителгән дигән сүзләр дөрес түгел. Улымның март аенда язган хатын алдым, күптән түгел “7 ел буена миңа тарак бирмәделәр. Мендәрне дә әле генә бирделәр, анысының да тышы юк”, дип яза улым.

Дуглас Сполдинг АКШ юистиция министрлыгына язган хатында болай ди: “Моңа кадәр Русиягә кайтарылган тоткыннарның язмышы начар булды. Шунлыктан, Равилне азат иткәннән соң башка илгә җибәрү мәсьәләсе каралсын иде”.

Яңадан да “Газета.Ru” мәкаләсенә игътибар итик. Биредә Америка хокук яклаучысы Кэрролл Боджертның 2004 елларда әйтелгән сүзләре бәян ителә. “Гантанамо тоткыннары үзләрен Русиягә кайтармауны ялварып сорадылар. Чөнки алар анда үзләрен газаплауга дучар булуларын беләләр иде. Тоткыннарны даими газаплау көткән илләренә, өйләренә җибәрергә ярамый”, ди Боджерт.

XS
SM
MD
LG