Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:03

Бу көннәрдә Татарстан Шыгырданында зур вакыйга булды - 37 көн эчендә төзелгән мәчет ачылды. Аны ачу тантанасында Чуашстан һәм Татарстан мөфтиләре дә катнашты.

Татар дөньясы Шыгырдан авылы Чуашстанда урнашкан дип уйлый. Әмма Шыгырдан авылы Татарстанда да бар. 42 йорттан торган Кече Шыгырдан авылы Буа районында урнашкан. Чуашстандагы Олы Шыгырданнан, урманнар аша кистереп чыксаң, Буадагы Кече Шыгырданга 18 генә чакырым диләр.

Җир кытлыгы Шыгырданны тараткан


Чуашстандагы Шыгырданда бүген татар дөньясында иң зур авыллардан санала. Бу якларда кеше башына фәлән сутый җир генә туры килә. Шуңа авыл халкы башка урыннарга күченеп утырган. Чуашстандагы Шыгырданнан ерак түгел Кызыл Камыш, Кече Шыгырдан авылларына җирсезлектән аптыраган Шыгырдан кешеләре нигез салган. Татарстанның Буа районындагы Кече Шыгырданга исә патша заманында сөргенгә җибәрелгән Әбделмән сәүдәгәр нигезләгән.

Татар иленә дан тоткан Әбделмән

Татар шигъри мирасы белән таныш булган кешеләр, “Әбделмән сәүдәгәр” дип аталган бәетне бик яхшы беләләр. Бәет һәм риваятьләргә караганда, Әбделмән сәүдәгәр ялган акчалар суктырып яткан һәм тотылган. Патша хакимияте аны сөргенгә озаткан. Язучы һәм шагыйр Ркаил Зәйдулла исә аны, 19 гасыр башында Сембер губернасында губернатор булып торган, соңрак Казан университеты ректоры Магницкийга 20 мең алтын ришвәт биргәне өчен тотылган дип раслый. Бу хакта ришвәтчелеккә каршы көрәшкән шул ук Магницкий көндәлекләрендә үзе язган ди.


Элек пинзәкләр дип аталган, хәзер Мордовия һәм Пенза якларында яшәүче татарлар Әбделмән сәүдәгәр үз якташлары дип саный. Халык җырларын җырлаучы, гомер буе сукыр булган Абдулла Кротов башкарган “Әбделмән сәүдәгәр” бәетен, заманча тәлинкәләрдә хәзер дә тыңлап була.

“Татар халык бәетләре” җыентыгына кергән “Әбделмән сәүдәгәр” бәетләре бөтен мишәр дөньясына таралган булган. Моны фольклорчы галимнәр раслый.

“Таштан мәчет салдырдым, Шыгырдан илләренә дан өчен”

“Әбделмән сәүдәгәр” бәетләрендә, ә алар берничә вариантта, Әбделмән авызыннан халык шулай көйләтә. Шул ук вакытта, Чуашстан Шыгырданында сәүдәгә төзеткән мәчеткә тиздән 225 ел була дип саныйлар. Авылдагы ул мәчет урыны хәзер дә саклана, анда истәлек тактасы куярга җыеналар.

Татарстан Шыгырданы үз тарихын башкача күрә

Татарстанның Буа районында урнашкан Кече Шыгырдан халкы исә, үз авылы тарихын 1843 елдан дип саный. Олы Шыгырданда яшәүче Әбделмән сәүдәгәр бу урыннарда җир сатып алган да, уллары Вахит җитәкчелегендә бер төркем авылдашларын шунда юллаган, дип аңлаталар алар. 1928 елда бу авыл янып көлгә әйләнә. Янгыннан соң, беренче эш итеп мәчет төзиләр. Авыл яңадан аякка баса.


Мәчет булса – юл була

Татарстандагы Кече Шыгырданда Абдрахманов Әсхәт абый балалары, бигрәктә Фирдис улы тырышлыгы белән яңа мәчет 37 көндә өлгертелә. Ачылыш тантанасында чыгыш ясаган Буа район башлыгы Рафаэл әфәнде, мәчет булгач, авылга керә торган юлы да булыр инде, дип ышандырды.

Татар тарихына бакканда...

Бүген татар дөньясы төрле чикләр белән, өлкә-районнар белән бүлгәләнеп беткән. Кайчандыр ил тоткан бу халыкның тарихына карасаң, бүген дә гаҗәеп әйберләр килеп чыга. Бу көннәрдә генә Татарстан Шыгырданында - 40 йортлы авылда булып узган мәчет ачылу тантанасы Чуашстан, Татарстан татарларын, хәтта Мордовия. Пенза, Нижгар якларын да тарихи җепләр белән бәйләп, бер урында туплап тора.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG