Accessibility links

Грузия БДБдан чыгарга җыена


18 августта Грузия Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегеннән ( БДБ) чыгарга җыена. Бу хакта Грузия президенты Михаил Саакшвили Тифлиста, 12 августта булган урам җыенында белдерде, дип хәбәр итте "Азатлык"ның җирле вәкиле.

Саакашвили, Грузия агрессор белән бер оешмада тора алмый, дип белдергән.

Әмма дәүләт оешмаларында, Тифлис БДБ илләре белән визасыз йору, чик салымнарын киметү һәм башка өстенлекле шартлар турындагы ике яклы килешүләрне төзергә җыена, дип хәбәр иттеләр. Бу шартлар БДБ илләре килешүләрендә каралган.

Грузиянең Украина һәм Казакъстан белән киң күләм хезмәттәшлек алып бара.
XS
SM
MD
LG