Accessibility links

Шыгырдан Болгарны торгыза


Шыгырдандагы Болгар мәчете
Шыгырдандагы Болгар мәчете

Хәзер инде мәчет төзелеше белән беркемне дә аптыратып булмый. Моннан ун-унбиш ел элек, хәтерлисездер, хәл башкачарак иде. Яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләр кебек, бөтен җирдә мәчетләр төзелә башлады.

Кайчакта, ул ярышны да хәтерләтә иде. Мәчетләр төзелде, әмма шактый җирдә алар буш тора, я булмаса атнага бер җомга намазына картлар җыела. Әмма, совет чорында туздырылган иманлы татар җәмәгате өчен бу барыбер Аллаһның бәрәкәтен иңдерү иде.

Шыгырданда мәчет ябылмаган диярлек. Октябрь инкыйлабына кадәр авылда сигез мәчет булып, тугызынчысы төзелеп ята торган булган. Утызынчы елларда алар ябыла. Соңгысы 1937 елда... Һәм Ходай рәхмәте белән. 1946 елда ук тугыз мәчетнең берсе яңадан эшли башлый.

Беренче дулкыннар...

Шыгырданда икенче мәчет 1989 елда ачылды. Горбачев үзгәртеп-корулары белән башланды бу изге эш. Элеккеге мәчетләрнең берсе урынында калкып чыкты яңа мәчет. Аннары инде Шыгырданда элек җимерелгән башка мәчетләр урынында да яңа манаралар күтәрелде. Совет чорында элеккеге мәчетләрнең кайберләренең урыннарын Шыгырдан халкы саклап, истәлек такталары куеп торган булган. Ә кайберләре урынында кеше йортлары булса да, мәчетләр яңадан төзелә башлагач, хуҗалар мәчеткә җирне бушатып тордылар.

Легионер мәчет төзетә...

Шыгырдан халкы өчен мәчет төзү үзмаксат түгел. Авыл зур, ә биш вакыт намазга йөрергә җиңелрәк булсын өчен, авылда мәчет төзиләр. Һәм халык хисабына. Башка авылларда аерым химаячеләр булса, Шыгырдан авылы белән химаяче. Дөрес, икенче дөнья сугышында Идел-Урал легионында булган, соңрак Алманиядә яшәп калган шыгырданлы, шагыйрь Минһаҗ Исмәгыйли туксанынчы еллар башында бер мәчет төзелешен үз акчасына башлаган иде. Халык төзеп бетерде.Минһаҗ карт, гомер буе мөһаҗирлек ачысын татыган шагыйрь, мәчет ачылышына кадәр бакыйлыкка күчте. Шыгырданда җирләнде ул.

1989 елдан башланган мәчет төзелешләре бүген дә дәвам итә. Шыгырдан соңгы егерме ел эчендә алты мәчетле булды... Һәм алтынчысы бөтен татар дөньясына үрнәк булырлык итеп төзелә. Моннан берничә гасыр элек үк җимерелеп, хәрабәләргә әйләнгән, ташларыннан чиркәүләр төзелгән Шәһри Болгардагы Җәмигъ мәчет үрнәгендә калыкты ул Шыгырданда.

Болгар – Шыгырдан арасы

Шәһри Болгар белән Чуашстанның Шыгырдан мишәрләрен тарихта ниләр бәйләп торадыр, әйтүе кыен. Бу тарихчылар ризыгы инде. Ә менә рухи мирас буларак, Шәһри Болгар шыгырданнар күңелендә изгеләр урыны санала. Элек тә, картлар сөйләвенә караганда, комган-намазлык күтәреп, Иделнең уң ягыннан сул ягына көймәләрдә чыгып, Шыгырдан картлары Шәһри Болгарга йөргән. Изгеләр урынында намазлар укыганнар, гыйбадәт кылганнар. Шыгырдан тирәләрендә дә болгар чоры каберлекләре барлыгын галимнәр раслап тора. Авылдан биш чакрым ераклыкта гына болгар чоры шәһәрчеге урыны да сакланган. Тирә-якта шул ук чор кабер ташлары да шактый. Гомумән алганда, Шыгарданны ниндидер илаһи җепләр Шәһри Болгарга гел бәйләп торган.

1992-дә башланган зиярәт

Ә автобусларга төялеп Шыгырданнан Шәһри Болгарга бару 1992 елда башланды. Аны ул вакытта яшь мулла булган, хәзер күренекле дин әһеле, Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов башлады. Ике автобус халык Семберҗирләре аша Шәһри Болгарга барып гыйбадәт кылды. Шул чорда башланган бу изге эш бүген дә дәвам ителә.

Ел саен, Болгарда Ислам динен кабул итү бәйрәменә Шыгырданнан һәм Чуашстандагы башка татар авылларыннан сәфәрчеләр меңәрләп агыла, шунда йөзәрләп корбаннар чалына... Кайбер ышанычлы мәгълүматларга караганда, Шәһри Болгарда сакланган, изге шәехләрдән мирас булып калган “шәехләр таягы” да хәзер Шыгырданда. Аны рухи һәм дини мирасның дәвамчылыгы итеп тә, ядкарь булсын дип тә, Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Кргановка тапшырганнар.

Шыгырданнар Болгар җирендә

Болгарның Шыгырданда яңарышы

Шәһри Болгар белән Шыгырдан арасы сәяхәтләр белән генә тулыланып калмады. 2008 елда Шыгырданда Шәһри Болгар җирендә хәрәбәләр хәлендә ятучы мәчет үрнәгендә Шыгырданда Җәмигъ мәчет төзелә башлады. Бу эшнең башында, шул ук традицион татар-мөселман мохите тәрбиясен алган, болгар бабайлар мирасына таянган Әлбир хәзрәт Крганов торды. Инде бер ел үтүгә, Шыгырдандагы Шәһри Болгар мәчете намазлар укуга әзер диярлек. Алдагы көннәрдә мәчеттә намазлар укылачак. Манараларга айлар да тиздән куелыр дип көтелә. Ә рәсми ачылыш тантаналары киләсе елга дип планлаштырылган.

Мәчет үзе сокланырлык. Шыгырданның үзәгендә урнашкан Шәһри Болгар мәчете өч катлы итеп, кызыл кирпечтән төзелде. Дүрт ягында дүрт манара. Моннан тыш олы манара күккә ашкан. Меңъярым кеше сыйдырышлы бу мәчет тә, милли мирасның, милли байлыкның җуелмаслыгын күрсәтә бит. Казанда баскынчылар җимергән Кол Шәриф мәчете аякка басты. Шыгырданда шул ук баскынчылар кавеме җимергән Шәһри Болгар манараларыннан илаһи азан моңы тирә якка тарала.

Мәчет гомум халык эше


Болгар бабаларыбыз Җәмигъ мәчетне табигый ташлардан төзегән булганнар. Аның план-проектлар сызымы да сакланмаган, күпмегә төшкәнлеге хакында да кәгазьләр юк. Әмма мирас калган, халык хәтере сакланган...

Ә Шыгырдандагы Шәһри Болгар мәчетенең күпмегә төшкәнен дә, кемнәр сызымнарын ясаганын да әйтеп була. Проектны Чабаксарда бер фәнни оешмада эшләүче Әлфрит Ибраһимов ясаган. Ә ун миллион рубльдән артыгракка төшүче бу мәчет авыл халкы акчасына төзелә. Кем күпме булдыра алганча ярдәм итә. Чуашстан Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, авыл халкы садакасы белән генә бу зур эшне бер елда җиңеп чыгып булмас иде.

Чуашстанда шыгырданнар оештырган берничә зур оешма бар. Аның берсе “Шыгырдан” дип атала да. Икенчесе дә, чуаш арасында яшәсәләр дә, татарча аталаган – “Булат”. Әлеге ике оешма да республикада зур төзелеш оешмалары санала. Һәм алар электән калган ПМК да, МСУ дәвамчылары түгел, икесе дә нульдән башланган оешмалар. Беренчесен Зөфәр Халитов җитәкли, ә “Булат”ны Ринат Абделвәлиев тота. Менә бу ике оешма Шыгырдандагы Шәһри Болгар Җәмигъ мәчетен төзетәләр дә инде. Аеруча бу эштә “Булат” тырыша. Авыл халкы һәм “Шыгырдан”белән “Булат” тырышлыгы аркасында бер ел эчендә Шыгырданда алтынчы мәчет калыкты.

Ә татарлар бөтен Русия буйлап таралган. Алар яшәгән җирләр барысы да элеккеге татар дәүләте Алтын Урда җире. Җире – җире белән, аның бит Алтын Урдадагы йөзәрләгән мәчет-мәдрәсәләре, рухи һәм матди мирасы юкка чыгарылган. Казан белән Шыгырдан юкка чыккан мәчетләрнең икесе тергезде. Башкалада Кол Шәриф иман нурын таратса, Шыгырданда Шәһри Болгар мәчете бәрәкәт тарата. Ә башка төбәкләр, татар мирасының кайсы ядъкарен аякка бастырыр икән?
XS
SM
MD
LG