Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теленә “физик” ярдәм итүче


Альберт Аганов күп еллар Казан дәүләт университеты физика факультеты деканы. Көрәшче холыклы, зирәк һәм җитез бу абзый бик күп танылган галимнәргә, җитәкчеләргә дәресләр биргән.

Милли җәмәгатьчелектә татар теле башка милли телләр кебек үк, авылда, киң кулланыла. Шәһәрдә ул милли уку йортларында, театрда, милли газет-журнал редакцияләрендә, гуманитар тормыш мохитендә кулланыла. Руслар һәм башка милләт вәкилләре түгел, хәтта татарлар үзләре дә туган телдән, ата-бабалар сөйләменнән ваз кичәләр.
Әтием әрмән, әнием татар... татарчага әбиемнән өйрәнеп калдым...

Бүген без сезне шәһәрдә туып үскән, коеп куйган төгәл фәннәр вәкиле - Казан университетының физика факультеты деканы Альберт Вартан улы Аганов белән таныштырабыз.

Альберт Аганов күп еллар Казан дәүләт университеты физика факультеты деканы. Көрәшче холыклы, зирәк бу абзый һәрвакыт яхшы кәефтә, гел хәрәкәттә. Бик күп танылган галимнәргә, җитәкчеләргә, эшкуарларга дәресләр биргән. Талантлы галим, физика фәненә һәм аны яшьләргә җиткерүгә бик зур өлеш керткән. Үзе күптән инде пенсия яшен узган Аганов егетләрчә җитез, ул хәтта татар теленең кулланылышына да ярдәм итәргә өлгерә.

- Альберт Вартанович, физика бит авыр фән. Укучылар да аны укырга бик атлыгып тормыйлар. Сезнең үзегезгә ничегрәк?

- Сезнең белән тулысынча килешәм. Ул дөреслеккә бик тә туры килә. Төп проблема шунда – фәнне дөрес укыта белмиләр. Ә чынлыкта исә ул иң аңлаешлы һәм матур фәннәрнең берсе. Квалификация җитмиме шунда, фәнне коры гына укыталар һәм тыңлап утыру шактый күңелсез.
Без хезмәттәшләребез белән физиканы ничегрәк укытырга, укучы аңына ничек сеңдерергә кирәклеге турында киңәштек. 90нчы еллар башында эшкә керештек . Башта Казан мәктәп укучылары өчен лекторий ачтык. Акрынлап физика буенча ярдәмлек әзерләргә тотындык. Без гасыр башында чыккан китапларны да файдаландык. Ярдәмлектә күңелсез, бертөрле формулалар юк. Ул галимгә дә, пешекчегә дә бердәй кызыклы.

Китап “Тирә-юнебездә физика” дип атала. Юкка гына мондый исем сайланмаган. Физик күренешләр безне уратып алган. Йокласак та, йөреп торсак та физик кануннар үз көчендә кала. Китапны бастырып чыгардык, мәктәпләргә тараттык. Ул бик популяр. Студентларга да, укучыларга да олимпиадага әзерләнгәндә ярдәмлек булып тора.

Танышларның ярдәме белән, китап татарчага да тәрҗемә ителеп, мәктәпләргә бүләк итеп бирелде. Мондый уңышны хәтта көтмәгән дә идек. Инглиз телендә дә тәрҗемә ителеп чыкты. Без бу эш белән бик горурланабыз. Хәзер инде китап раритет дәрәҗәсендә калды. Чөнки эшчәнлекне башка юнәлештә дәвам иттек.
Бүген тагын бер проект әзерләнә, ул мультимедик китап. Үзегез беләсез, мәктәп укучысына компьютер белән эшләү күпкә кызыклырак. Авторы - профессор Фишман. Бу инде өченче том.

Альберт Аганов һәрьяклап кызыклы шәхес. Аның әтисе чыгышы буенча әрмән, әнисе – татар. Бер бабасы башкорт, дәү әнисе урыс булганнар. Урыс телендә башланып киткән әңгәмә, үзебез дә сизмәстән татар телендә дәвам итте.

- Татар телендә “Тирә-юнебездә физика” дип исемләнгән китап. Ниндирәк китап бу?

- Татарстанда татар мәктәпләре бик күп. Алар белемне татар телендә бирә. Алар өчен терминнарны аңлау кыен. Шунлыктан китапны татарчага тәрҗемә иттек, ул 2000 данәдә басылды.

- Шулай итеп, сез дәреслек төзеп, аны татарча, урысча, инглизчә бастырып чыгардыгыз. Сезгә шулай эшләргә тәкъдим иттеләрме, куштылылармы?

- Юк, без моны күңел өчен эшләдек.

- Ә матди чыгымнарны ничек капладыгыз?

- Урысча вариантын чыгарганда үзебезнең мөмкинлекләрне кулландык. Татарчага тәрҗемә иткәндә чыгымнарның бер өлешен Министрлар Кабинеты күтәрде. Яртысы үзебезнең кесәдән чыкты. Без бу китапларны сатмадык. Барысын да бүләк итеп бирдек.
Альберт Аганов


- Альберт Вартанович, менә без бик җиңел генә татарчага күчеп киттек. Сез гаиләдә татарчага өйрәндегезме яисә физфакта укучы татар студентлары өйрәттеме?

- Юк, алай түгел. Минем әтием әрмән, әнием татар, бер бабам башкорт. Икенче бабам әрмән, бер әбием татар, икенчесе урыс.

- Сез – шәһәр егете. Казанда торсагыз да татарча бик яхшы сөйләшәсез.

- Мин Монголиядә туганмын. Әнием табибә, әтием хәрби булып хезмәт иткән. Сугыш башлангач, гаиләбез бирегә күченеп кайтты. Мин 4 яшькә кадәр әбиемдә тәрбияләндем. Әбием дөрес әдәби телдә сөйләшә иде. Әнием дә бик яхшы сөйләшә. Мин шул вакытта татарча өйрәнеп калдым.

- Бик кечкенә булгансыз бит.

- Шул вакытта яхшы итеп өйрәнеп була инде. Без чит илдә дә яшәп алдык. Әни белән татарча сөйләшә идем. Солдатлар белән дә татарча сөйләштем. Чит җирдә алар өчен туган телне ишетү җаннарына рәхәт булгандыр. Гомумән, телләрне белергә кирәк. Бездә элегрәк телдән ятсыну күренеше бар иде. Татар телем бик камил булмаса да, рәхәтләнеп сөйләшәм, ул миңа тормышта бик ярдәм итә.

- Сез карап торуга егетләр кебек инде, әмма эш стажыгыз бик зур. Ничә ел шушы өлкәдә хезмәт куясыз?

- Мин физика фәнен 1962 нче елда, 31 нче лицейда укыта башладым. Фәнне уку да, укыту да бик ошый . Аннан университетта укыта башладым. 47 ел инде шушы өлкәдә.

- Бүген күп кенә җитәкчеләрнне искә алсаң, алар университетның физика факультетында яисә КАИда белем алганнар. Сезнең укучылар арасында да зур үрләргә ирешкәннәр бармы? Кемнәрне әйтә аласыз?

Камил Исхаков бездә укыды. Сергей Когогин, КАмаЗ җитәкчесе, алар абыйлы-энеле безнең факультетта укыдылар. Авыр вакытларда гел ярдәм иттеләр. Рифкать Миңнеханов шулай ук бездә укыды. Гомумән, бик күп күренекле шәхесләр бар безнең студентлар арасында. Фән буенча киткәннәре Ренад Сәгьдиев, Камил Вәлиев алар бик зур академиклар. Һәм андыйлар бик күп. Казан хакимиятендә эшләүчеләр арасында да шактый. Безне Татарстанда гына түгел, Россиядә дә яхшы беләләр.

- Сез инде 47 ел укыткансыз. Карап торышка Сезне урта яшьләр чамасындагы кешен дип уйлыйсың. Шулай егетләр кебек булуыгызда физиканың өлеше бармы?

- Без яшьләр белән эшлибез. Алар безгә көч бирә. Икенчедән безнең нәсел шундый. Әниемә 90 яшь тула, өч сугышны кичкән әтием 75 кадәр торды. Әбием дә 92 яшькә җитте. Нәселдән тора. Мин эшне яратам. Эшне яратканнан дип тә уйлыйм.

- Ректор да белеме буенча физик.

- Мәкъзүм Салахов безнең факультетта белем алды. Без бергә эшлибез. Эшләр гөрләтеп бара. Темалар да якын – медицина физикасы. Оптика белән бәйле.

- Сезгә карап торам да, чәнечкеле, хакимнәргә баш иеп торучы кешегә охшамагансыз. Сезнең бу җирлектә каршылыклар чыкмыймы? Физиклар һәм хакимнәр мөнәсәбәте ничегрәк?

- Аның тәртибен тотарга кирәк. Сүз кыска тотып, эш күрсәтергә кирәк. Эш күрсәтсәң, синең белән яхшы сөйләшәләр.

- Үзгәртеп кору, демократия вакытында сез сәясәткә катнашмадыгызмы?


- Минем эшем тыгыз булды. Фән, белем бирү, 500 дән артык кеше эшли факультетта, аларның үз мәсьәләләре, борчулары бихисап.

- Сезнең эшегез булмаса, аларның кирәген бирер идегез?!

- Тәкьдим итүчеләр бар иде, ярдәм итәбез диделәр. Әмма мин аларга сәясәттән ерак торуымны әйттем. Иптәшем дә шул фикердә иде. Депутат булсаң аерылам, синнән диде( көлә). Әни дә шул фикердә. Сәясәт бик авыр. Анда кергән кеше үзен басырга тиеш . Ә мин андыйлардан түгел. Үземнең мөмкинлекләремне белеп, анда кысылып йөрмәдем. Миңа эш кадерле. Сәясәт бит гел үзгәреп тора. Бүген болай, иртәгә тегеләй. Ә эш кешесе гел сәясәттә.

- Физиклар нәрсә белән шөгыльләнә ул хәзер?

- Авыр сорау. Хәзер нанотехнолоргияләр модада. Без аның белән күптәннән шөгыльләнәбез. Хәзер иң мөһиме нанофизика буенча назәрият язу. 30% физиклар медицина өлкәсенә китте. Бу барлык илләрдә күзәтелә торган күренеш, өстенлекле мәсьәлә. Астрофизиклар да яңадан-яңа тикшеренүләр алып бара. Миңа авыр бу турыда сөйләргә. Бик күп акча кирәк физика белән шөгыльләнер өчен. Ә акча юк бу заманда. Булганына шөкер итеп яши бирәбез.

Физика турында китапны рус, инглиз, татар телләрендә чыгаручы Альберт Агановның бу көннәрдә эше кызу. Ул физика һәм техникка буенча яңа проектлар өчен акчалар хәстәрләп йөри. Физфак деканы җитәкләгән фәнни түгәрәкләргә дистә миллион сумлык грантлар кирәк. Һәм ул аларны таба. Физика законнарын белүче, өйрәтүче бу галим татар гыйльмиятен дә алга өстери.
XS
SM
MD
LG