Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия-Украина мәсьәләсе Татарстан матбугатында


“Ватаным Татарстан” газетындагы “Бер хатка өч җавап” дигән мәкалә шимбә көнне дөнья күрде. “Республика Татарстан” мәкаләләрне интернеттан күчереп баскан.

“Бер хатка өч җавап” дигән мәкалә авторы журналист Илнар Хөснуллин язмасын “Сәяси уеннар” дигән гыйбарә астында бирә. “Халыкка аңлашылып җитми торган сәяси уеннар. Аны сәяси адымнар дип тә әйтергә мөмкин. Чынлыкта, артында аңлашылып җитми торган сәясәт дәрәҗәсендәге бүтән вакыйгалар. Менә шулар сәяси уеннар”, ди Хөснуллин.

Русия президенты Дмитрий Медведевнең узган атнаның сишәмбесендә үк дөньяга таралган хатына “…Киевтагы рәсми затлар баштарак бернинди дә ачыклама бирә алмады”, дип яза Илнар Хөснуллин.

Киев тарафыннан беренче җавапны Украина президенты секретариаты башлыгы Вера Ульянченко җиткерде, дип дәвам итеп Хөснуллин Ульянченконың фикерен китерә.

“Бу хаттагы мөрәҗәгать Ющенкога гына түгел, бөтен Украин халкына юлланган. Русия президентының юлламасында уртак газ-транспорт системасы турындагы сүзләр гаҗәпләндерде. Шундый ук мантыйк белән Русия җирлегендәге газ һәм нефть байлыкларының уртаклыгы турында сөйләргә мөмкин.

Ә тел мәсьәләсенә килгәндә, кайбер рус сәясәтчеләренә Украинада дәүләт теленең – украин, Польшада – поляк, Чехиядә – чех, ә Болгарстанда болгар булуын аңлавы кыен, күрәсең. Алайса, ни өчен күпмилләтле Русиядә дистәләгән эре милләт яши, ә дәүләт теле булып бары тик рус теле генә исәпләнә?”.

Ике көннән соң Ющенконың үз фикере дә билгеле булды дип Илнар Хөснуллин, Украина президентының Грузиягә мөнәсәбәтен, НАТО-га керү-кермәүгә җавабын бирә һәм тел мәсьәләсенә карата әйткән сүзләрен дә китерә. “Украинада рус теленең кысрыклануы турындагы фикерегез белән килешә алмыйм. Киресенчә, Русиядә украин халкына үзенең милли-мәдәни ихтыяҗын канәгатьләндерү мөмкинлеге бирелми дип беләм”, дигән юллары китерелә Ющенконың.

Телләр мәсьәләсенә килгәндә, кайберәүләр әйтүенчә, Русиядә милли телләрнең чиктән тыш кысылуын эләктереп алырга һәм кыерсытылганнарга бу проблеманы күтәрү өчен иң кулай әйткәләш иде бу.

“Тел мәсьәләсенә, болай да берничә басма гына җитди әһәмият бирә. Ә калганнары ияреп “бездә шулай итәбез” дип исеме өчен генә әйтүчеләр. Ә бүгенге шартларда мондый процесс тагын да кими. Халык беренче чиратта ашау-эчүне кайгырта. Белгәнебезчә, башта матди якны, вакыт калса аннан соң гына әхлак ягын кайгыртабыз. Вакыт та калмаска мөмкин. Беренче чиратта ашау-эчү мәсьәләләрен уйлыйбыз”, ди Хөснуллин.

Аның фикеренчә, тел мәсьәләләренә еш кына бик соңга калып игътибар бирелә.

“Бер хатка өч җавап” мәкаләсендә Украина хөкүмәте башлыгы Юлия Тимошенконың җавабы да китерелә. “Украина белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләрнең ике як өчен файдалы итү өчен кулдан килгәнне эшләргә тырышам. Әмма Украина үзенең эчке һәм тышкы сәясәтен мөстәкыйль рәвештә билгеләячәк. Көнбатыш һәм Көнчыгыштагы дусларыбызның сүзенә колак салабыз. Тик безнең эшкә тыгылуга юл куймаячакбыз”, дигән юллар “Ватаным Татарстан” газетында да басыла.

Медведевнең хатын да, аңа юлланган җавапларны журналист Илнар Хөснуллин шулай да яңалыксыз, “Алай түгел, болай ул” кебек дип бәяли. Кайдан икәнлеге әйтелмәгән белгечләр фикеренә таянып, Кремль әлеге мөрәҗәгате белән Украинада булачак президент сайлавына йогынты ясамакчы, дип яза.

Шулай ук башка фикерләрнең булуын да яшерми. “Җәмгыять тышкы яктан куркыныч барлыгын сизгән очракта, гадәттә, бер йодрык булып туплана. Бу исә Ющенкога файда китерергә мөмкин. Ә БДБ илләре институты директоры урынбасары Владимир Жарихин сүзләренчә, шундый ук хатны Беларус президенты Лукашенкога да юлларга вакыт җиткән”, дип яза “Ватаным Татарстан”.

Украинада булачак сайлауларга килгәндә “Республика Татарстан” газеты шимбә санында: “Украина президентына нәмзәтләрнең берсен Русия, мөгаен, ачыктан-ачык һәм рәсми яклар. Ул Тимошенко яки Яценюк, һич югында Янукович булырга мөмкин. Шул вакытта безне икенче украин кампаниясе көтәчәк”, дип яза.

Дөрес “Вторая украинская” дип аталган мәкалә басманың үзенеке түгел. Ул www.uz.ru сәхифәсеннән алынган. Авторы Михаил Бударагин. Шулай ук “Республика Татарстан”ның “Интернет дайджест” кушымтасында “Перевели стрелки с Ющенко на “весь народ” дигән мәкаләне www.gazeta.ru дан күчереп басканнар. “Буду откровенен, я очень разочарован” дип аталган язма, Ющенко чыгышының өземтәсе, www.annews.ru ныкы.
XS
SM
MD
LG