Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:48

Казан хакимияте “Нур” ширкәтен мәхкәмәгә биреп, 1 миллиард сум отты. Заманында хөкүмәт башлыгына “якын” булган ширкәт җитәкчесе кайда ялгышты?

“Нур” ширкәте җитәкчесе Мәннәф Сәгъдиев республика хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов якыннарының берсе буларак билгеле иде. Шуңа Казан шәһәр хакимиятенең капиталь төзелеш һәм төзекләндерү идәрәсенең ширкәттән 1 миллиард сум отуы күпләрне гаҗәпкә калдырды.

“Нур” оешмасы 1999 елда төзелгән иде. Аның эченә берничә тармак керде: федераль юлларны төзекләндерү, машиналар сату моның берничәсе генә. Кыска гына вакыт эчендә оешма шактый үсеш алган ширкәткә әверелде. Казан үзәгендә “Туган авылым” комплексын төзү, “Евровидение”да Асылъярны катнаштыру да “Нур” җитәкчесе ярдәмендә башкарылды. Гомумән, оешма хәйрия эшенә шактый акчалар бүлә килде.

Әлбәттә, хакимият ярдәменнән тыш, республикада бер генә җитәкче дә тиз генә “күтәрелә” алмый. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Сәгъдиев хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән элек бер районда эшләп, аның ышанычын яулаган.

Әмма, күрәсең, икътисади кризис сәбәпле, Миңнеханов инде дусларының ялгышлыкларын да кичермәс булды. Чөнки республиканың икътисади хәле шактый авыр. Узган атнада премьер-министр икътисад һәм сәнәгать министрлары белән очрашуда: “Киләсе ел Татарстан өчен бик катлаулы булачак”, диде.

Аның әйтүенчә, быелгы тотрыклы тормыш ул федераль үзәктән кергән акчага гына бәйле. Билгеле булганча, Мәскәү 15 миллиард сум биргән иде. Республикада әлеге акчалар беткәч, инде Татарстанга үзенә генә өметләнергә кала. Ә эчке казна инде күптән буш.

Менә шушы шартларда Миңнеханов акчаны әрәм-шәрәм итүчеләрне, үз гамәлләрен җиренә җиткереп эшләмәүче дусларын да якламас булды, күрәсең.

Мәннәф Сәгъдиев элегрәк инде Канада очкычларын сатып алып республиканы бер авыр хәлгә куйган иде. Чөнки алар Русиядә сертификат ала алмады. Шул сәбәпле, очкычларны башка илләргә биреп торырга мәҗбүр булдылар.

Сәяси мәсьәлә

Юллар төзекләндерү белән шөгыльләнүче тармагы булган “Нур-1”гә Казан хакимияте идәрәсенең дәгъвасы исә Казан юллары белән бәйле.

Бизнес-онлайн язуынча, Татарстан арбитраж мәхкәмәсе Казан шәһәр хакимиятенең капиталь төзелеш һәм төзекләндерү идәрәсенең 5 дәгъвасын караган. Алар оешма тарафыннан төзелеш эшләренең үтәлмәве яисә тиешлечә үтәлмәвенә бәйле. Шәһәр хакимияте ширкәттән 1 миллиард сум таләп итте һәм мәхкәмә дәгъваларны урынлы дип тапты.

Казан хакимияте матбугат үзәге эшнең нечкәлекләре турында мәгълүмат бирмәде. “Азатлык”ка матбугат үзәге хезмәткәре Ләззәт Хәйдәров белдерүенчә, бу сәяси мәсьәлә һәм мәгълүмат соңырак булачак.

Ләкин шул ук Бизнес-онлайн язуынча, монда төп каршылык шул Казанда төзелүче юлларга бәйле. 2007-2008 елларны “Нур-1” Чистай урамында Әмирхан проспектыннан Ямашев проспектына, Сәид-Галиев - Декабристов, Әмирхан - Дементьев урамы юлларының беренче чиратын төзү эшен алып барган иде. Соңгы вакытта ширкәт Киров дамбасы һәм Константиновка бистәсе юлларында эшләде.

Тарткалаш февраль аеннан бирле барды. Нәтиҗәдә оешма Казан хакимиятенә 1 миллиард сум түләү тиешле булып чыкты. Моннан тыш шәһәр хакимияте элек төзелгән карарлары да өзү ягында булуын әйтте.

“Нур-1”нең проблемалары инде 2008 елның җәендә үк башланган иде. Оешма үз эшчеләренә хезмәт хакы түләмәде. Шулай ук ширкәтнең икенче тармагы булган “Нур-авто” автосалонының да финанс проблемалары булуы билгеле. “Фольксваген Груп Рус” Нур-автодан Volkswagen рәсми дилеры статусын кире алды.

Шулай итеп, оешма җитәкчесенең Миңнеханов белән дуслыгы өзелгәч проблемалары бер-бер артлы артты. Оешма шәһәр хакимиятенә 1 миллиард түләгән очракта бөлгенлеккә төшмәсме?

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG