Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбедә “Хизб ут-Тахрир”чылар хөкем ителәчәк


Чиләбе өлкәсе прокуроры урынбасары “Хизб ут-Тахрир” оешмасында торган 5 кешене гаепләү документын раслады. 1979 елгы Анзор Акиев, 1974 елгы Айрат Локмановны, 1978 елгы Вадим Хәбировны, 1982 елгы Салават Хәбировны, 1981 елгы Вадим Насыровны Русиядә экстремист дип танылган “Хизб ут-Тахрир” оешмасында торуда гаеплиләр.

Алар Чиләбе өлкәсендә шушы тыелган оешманың бүлекчәсен оештырган, дип әйтелә Русия прокуратурасының интернет сәхифәсендә.

Прокуратура тикшерүчеләре, әлеге 5 егет “Хизб ут-Тахрир” оешмасының китапларын таратканнар, оешмага яңа кешеләрне җәлеп итәргә тырышкан, террор гамәленә әзерлек алып барган, аерым алганда коралларны сатып алган һәм саклаган булган, шартлыкчылар турында әдәбият җыйган, дип хәбәр итә.

Шушы биш кешенең фатирларында тентүләр булган, аларда гранаталар, шартлаткычлар турында брошюралар табылган, террор чаралары вакытында качу кагыйдаләре һәм кайбер биналарның рәсемнәре булган. Алар арасында Чиләбе өлкәсенең Эчке эшләр идарәсе, Федераль иминлек хезмәте биналары, Чиләбе өлкәсендәге су саклагыч рәсемнәре булган икән.

Бу кешеләр үзләренең террор гамәлләрен тормышка ашыра алмаган, чөнки тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләре аларны туктаткан, дип әйткән Русия прокуратурасы вәкилләре.

Тикшерү эшләре өлкә мәхкамәсенә җибәрелгән. Гаепләнүчеләр кулга алынган.
XS
SM
MD
LG