Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковскаяның туганнары мәхкәмә карарына шикаять белдерде


Анна Политковскаяның гаиләсе мәхкамәнең үтерешне тикшерү эшен кире прокуратурага кайтару карарына каршы шикаять белдерде. Бу хакта зыян күрүче якның хокукчысы хәбәр итте.

Элегрәк Мәскәү хәрби мәхкәмәсе дәүләт ягыннан гаепләүче як һәм Анна Политковская туганнарының тикшерүне яңадан үткәрү үтенечен кире какты.

Февраль аенда барган мәхкамәдә, журналист үлеменә бәйле булуда гаепләнгән кешеләр акланды. Соңыннан икенче мәхкамә бу карарны көченнән чыгарды. Хәзер тикшерү эше яңадан мәхкамәдә каралачак.

"Новая газета" хәбәрчесе һәм хокук яклаучы Анна Политковская 2006 елның 7 үктәбрендә үтерелде.
XS
SM
MD
LG