Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортазинны хөкем итү ничек бара?


Ирек Мортазин эшендә шаһит булып баручы Рәшит Әхмәтов мәхкәмә гаепләнүчегә 500 мең сум штраф, я берничә ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарырга мөмкин, ди.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең үз хокукларын яклап Казанның Киров районы мәхкәмәсенә килүе узган атнаның иң кайнар вакыйгасы булды. Әмма җирле матбугат чараларында бу вакыйга бер-ике көндә генә яктыртылды. Хәзер исә, президентның элекке матбугат сәркатибенә Ирек Мортазинга карата башланган җинаять эшенең ничек баруы турында мәгълүмат юк.

Гаепләнүче бу эшнең тиз генә тәмамлануына ышанмый. Чөнки әлегә президент ягыннан булган 80ләп шаһиттән сораштыру бара. Алар арасыннан “Яңа гасыр” каналы җитәкчесе Илшат Әминов, “Московский комсомолец”ның Идел буенда чыгучы бүлеге башлыгы Геннадий Наумовтан сорау алынган. Шаһитләр арасында Дәүләт шурасы депутаты Марат Галеев, Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова, “Звезда поволжья” баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов та бар.

Сорау аша узган шаһитләр матбугат белән әллә ни аралашырга теләми. Моны алар күбесенчә әлегә мәхкәмә эшенең тәмамланмавы белән аңлата. Ничек кенә булмасын, президент ягыннан булган шаһитләрнең гаепләнүчегә карата нинди фикердә торуы бераз аңлашыла. Мәсәлән, Илшат Әминов үзенең “7 дней” тапшыруында Мортазинны “эт итеп” сүкте.

Аның каравы, Ирек Мортазинның электрон блогындагы язуларга караганда, сораштыру алган вакытта Әминов гаепләнүчегә карата бик үк кискен каршы килмәгән. Мортазин кебек үк Әминов та интернет блокның массакүләм мәгълүмат чарасы түгеллеген әйтә.

Моннан тыш Әминов 2005 елны “Яңа гасыр” каналында Мортазинга читтәге татарлар турында тапшыпулар ясарга тәкъдим итүе турында сөйләгән. Гаепләнүче сүзләренчә, телевидениенең 51% акциясе ТАИФ ширкәте, ягъни Радик Шәймиевныкы. Шуңа да Әминов Мортазинны эшкә чакырганчы ТАИФ хуҗасыннан рөхсәт алган. “Шуңа күрә Радик Шәймиев мине үзе эшкә чакырды, ә мин аннан эш сорамадым”, ди гаепләнүче.

Оппозиция вәкилләре җыелышларында Ирек Мортазин белән бер өстәл артына утырып, уртак фикерләр турында сөйләшеп утырсалар да, әлеге эштә Рәшит Әхмәтов президент ягындагы шаһит буларак сораштырыла. Ул сораштыру вакытында сөйләргә теләгән кайбер фикерләрен әйтеп узды.

“Ирек Мортазинның мәхкәмә эше күпләргә Татарстанда сүз әйтмәслек кеше юк икәнен аңлатты. Шәймиев бу хәлләрдән бик гарьләнгән билгеле. Ирек Мортазинның гадәтен аңлавы кыен. Беренче карашка ул аның Шәймиевка карата шәхси үпкәсе булып тоела. Әмма минемчә, Мортазин Мәскәүдән кемнеңдер махсус кушуы буенча эшли. Президентка каршы торган өчен аңа зур акчалар да түлиләрдер, мөгаен. Шәймиев китсә, Татарстанның суверентлыгы бөтенләй бетәчәк. Әмма Мортазинга бу мәсьәләгә барыбер”, ди Рәшит Әхмәтов.

Әмма ул, Мортазинны гаепле таныса да, аңа карата җинаять эше кузгалтырга кирәкмәс иде, ди. Аның фикеренчә, мәхкәмә Мортазинга 500 мең сум штраф, я берничә ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарыр. Әмма ничек кенә булмасын Мортазинны бөтенләй җәзасыз калдырырга ярамый, чөнки бу үзенә күрә бер дәрес булачак, ди Әхмәтов.
XS
SM
MD
LG