Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:51

Әфганстанда беренче теледебат үтте




Әфганстан тарихында бу беренче теледебатны Азатлык радиосының әфган бүлеге оештырды. Ике сәгатьлек тамашаны Әфганстанның дәүләт телевидениесе һәм Ирекле Әфганстан радиосы туры эфирда тапшырды.

Хәмит Карзай белән бәхәстә аның ике элекке министрлары Рамзан Бәшәрдус һәм Әшрәф Гани катнашты. Карзайның төп көндәше саналган Абдулла Абдулла дебатка килмәде.

Хәмит Карзай
Тавыш бирүгә берничә көн кала халыкка мөрәҗәгать итү форсатын һәркем үз карашын алга сөрү өчен кулланырга тырышты. Карзай Талибан белән солых кирәклегенә басым ясады.

“Хәзер бу солых өчен яхшы шартлар туды – ди Карзай. - Безнең ислам дөньясы, Согүд Гарәпстаны, Кушма Штатлар белән аңлашу бар. Афганнар үзара сугышырга түгел, дуслашырга тиеш.”

Карзайның көндәше, үзенең аскет һәм популист кыланышы өчен халыкта «әфган Гандие» дип йөртелгән Бәшәрдус аның Талибан белән дуслашу сәясәтенә тәнкыйть белдерде.

Рамзан Бәшәрдус
“Бу Талибан кешеләре, нәфрәтле генә түгел, алар хәзерге хөкүмәтне гомумән танымый, - ди Бәшәрдус. – Алар бу хөкүмәттә безнең элекке үтерүчеләр, куллары канга баткан кешеләр утыра дип зарлана.”

Хөкүмәттәге коррупцияне һәм анда элекке кыр командирлары утыруын Бәшәрдус иң зур бәла дип атады.

Элекке финанс министры һәм дөнья банкы хезмәткәре Әшрәф Гани бәхәс вакытында үзен тыныч тоттты, бер миллион эш урыны булдыру ниятен яңгыратты, һәм бар әфганнарны, Талибан куркытуына карамастан, тавыш бирергә килергә чакырды.

Әшрәф Гани
“Мин әфган халкын котларга телим, чөнки без беренче тапкыр бәйсез рәвештә президент сайлыйбыз, - ди Гани. – Кемгә генә тавыш бирсәк тә, бирүебез мөһим. Тавыш биргәндә хакимияткә йә акчага карамаска кирәк.”

Сайланган очракта Гани чит ил гаскәрләрен илдән чыгарып, иминлек мәсьәләсен әфган көчләренә тапшырачагын әйтте.

Бәхәсне Азатлык радиосының әфган бүлеге мөдире Әкбәр Аязи алып барды. Көндәшләр капма-каршы карашларда торса да, бәхәс вакытында бер-берсенә ихтирам күрсәттеләр.

Әкбәр Аязи
Тамашаны ил буйлап миллионлаган кеше караган. Һәр намзәт үзен иң көчле яктан күрсәтергә тырышты. Дебатта кем җиңеп чыкканын әйтүе кыен.

Әфганстанда президент сайлау пәнҗешәмбе 20 август көнне үтәчәк.

XS
SM
MD
LG