Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:42

Енисей елгасына май түгелгән


Саян-Шуш су-электр станциясендә булган казадан соң Енисей елгасында 25 квадрат километрга җәелгән майлы тап барлыкка килгән.

Рәсми мәгълүматларга караганда үлүчеләр саны 10-га җитткән. Бу казада 11 кеше яраланган, 50 дән артык кеше хәбәрсез юлган дип санала. 4 кеше исән килеш табылган.

Бүген иртән Саян-Шуш станциясендә булган шартлау сәбәпле җинаять эше ачылган. Станциядәге казага майлы трансформаторның шартлавы яки икенче коралманың су ташкыны китергән булырга мөмкин.

Бу электр станциясе Саян, Хакас, Красноярски, Яңакүзнецкий алюминий корылышларына энергия биргән булган.
Хәзер бу ширкәтләр электр утын башка чыганаклардан ала.

XS
SM
MD
LG