Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:33

Русия кинематографлар берлеге рәисен сайлаганда берлек рәисе режиссер Никита Михалковка каршы чыкканнар тормышында кыенлыклар башлана.

Никита Михалков
Русиянең яңадан күтәрелеп килүче кино сәнәгате бюджеты былтыр 550 миллион долларга якынлашты. Әмма күп кенә кино төшерүчеләр бу тармак берничә тәэсирле кеше, бигрәк тә кинорежиссер Никита Михалков контролендә кала ди.

Хакимияткә якын торган Михалков быел Русия кинематографлар берлеге җитәкчелегенә кире кайтты һәм аңа каршы чыкканнарның тормышында кыенлыклар башланды.

Мәскәүдә чыгучы “Искусство Кино” журналы кино турында Европада чыгучы иң өлкән басма санала. Ул 1931 елда ук чыга башлаган.

Әмма өлкәннәр абруе дигән нәрсә дә 1 ай элек басманың редакциясен эш бүлмәләреннән Русия киноматографлар берлеге рәисе Никита Михалков карары белән куып чыгарылудан саклап кала алмады.

Даниил Дондурей
Баш мөхәррир Даниил Дондурей бу карар берлектә рәис сайлаганда журналның Михалковны түгел, ә элекке рәис Марлен Хуциевны яклавы өчен үч алу ди.

“Мин аңа тавыш бирмәгәч, минем хезмәткәрләр дә Хуциевка тавыш биргәч, Никита Михалков безне куып чыгарырга булды. Без урамга чыгып китәргә, әмма бәйсез журнал булып калырга карар иттек. Чөнки ул бәйсез булмаса, аның бер мәгънәсе дә калмый”, - ди Дондурей.

“Искусство Кино”ның урамга куып чыгарылуы Русия кино сәнгатенең киләчәге өчен барган каты көрәшнең бер мизгеле генә.

Көрәшнең үзәгендә исә элекке киноактер, хәзер иң танылган режиссерларның берсе, 63 яшьлек Никита Михалков. Аның Мәскәү кирмәне белән якын мөнәсәбәтләрдә торуы Русиядә әле дә совет чорындагы кебек мәдәният белән сәясәтнең бергә үрелүен күрсәтүче бер ишарә.

Хәер, Михалковлар нәселе кирмәндәге җитәкчеләр белән совет чорында да яхшы мөнәсәбәтләрдә торган. Никитаның атасы Сергей Михалков Совет һимнына сүзләрне Сталин чорында ук язган. Соңрак Брежнев чорында аның сүзләрен үзгәрткән. Хакимияткә Путин килгәч тә, Сергей Михалков шул ук һимнның сүзләрен яңа заманга яраклаштырып үзгәртте.

Русиянең кино сәнгатендә төп сүзне әйтүче буларак күрелгән Никита Михалков соңгы чорда шактый кыйммәтле һәм кирмәндәге җитәкчеләрнең Русиянең абруен күтәрү теләген чагылдыручы, хәрбиләр турындагы тарихи киноларга зур игътибар бирә.

Әмма 2008 елның декабрендә мәдәният дөньясы бу сәяси басымнан котылу омтылышы ясады. Ул чакта Дондурей һәм киноматографлар берлегенең башка әгъзалары берлекне 11 ел буе җитәкләгән, рәислек мөддәте бетеп килүче Михалков урынына яңа рәис сайлау өчен корылтайга җыелды.

Җыендагы вәкилләр Михалков оешманың акчасын кирәксезгә туздыра, Русия кино сәнәгатен яклау өчен җитәрлек тырышмый дип болай да аңа ачулы иде.

Михалков белән Пореченков 2008-нең декабрендге корылтай ачылышында
Михалковның яңа рәис буларак 39 яшьлек, күбрәк сугыш киноларында уйнаучы киноактер Михаил Пореченковны үз намзәте дип тәкъдим итүе аларны тәмам чыгарыннан чыгарды.

Корылтайдагы 400 вәкил арасында ризасызлык тагын да артып китте һәм алар Михалков намзәтен кире кагып, 83 яшьлек Хуциев өчен тавыш бирде.

Әмма берничә айдан мәхкамә ул корылтайда яңа рәис сайлау дөрес оештырылмаган дип ул тавыш бирү нәтиҗәсен гамәлдән чыгарды.

Марлен Хуциев
Март ахырында яңа корылтай үткәрелеп анда көрәш Хуциев белән Михалков арасында булды. Корылтай Кирмән янындагы Гостиный Дворда үтте.

Мәскәүдәге кино җәмәгатьчелегенә кергән күпләр моның белән килешмәде. Кинорежиссер Юлий Гусман да ризасызлык белдереп ул корылтайда катнашмады.

Юлий Гусман
"Гостиный Дворда шундый PR ярдамендә, административ һәм финанс ресурслары белән үткәрелгән нәрсә, телеэкраннар белән оештырылган тамаша булды. Анда 2 сәгатьлек хисапта бер генә дә дөрес сүз булмады", - ди Гусман.

Корылтайда Михалков үзенә каршы чыгучыларны көнбатыш яклы либераллар, инкыйлабчылар булуда гаепләде. Ул шулай ук көндәшләренең матбугатта пычрак ягу чаралары өчен 400 мең доллар тотуы турында сөйләде.

Икенче корылтайдагы сайлауда Михалков кире берлек җитәкчелегенә кайтты.

Икенче сайлаудан соң кыенлыкларга дучар булганнар исемлегендә “Искусство Кино” журналыннан тыш Хуциев та бар. Ул Бөтенрусия дәүләт кинематография университетындагы эшеннән китәргә мәҗбүр булды.

"Михалков белән килешүчеләр бар, килешмәүче әмма дәшми торучылар бар. Алар Михалков тормышында, Михалков мәдәниятында үзләренә урын табарга өметләнә. Һәм бу турыда ачыктан-ачык әйтүчеләр бар. Әйтүчеләр җәзага дучар булырга тиеш", - ди Дондурей.

Михалковка каршы әйтүчеләр исемлегендә исә шактый абруйлы кинорежиссерлар Эльдар Рязанов, Алексей Герман, театр режиссерлары Юрий Любимов, Марк Захаров һәм мультфилмнар ясаучы Юрий Норштейн да бар.

XS
SM
MD
LG