Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:37

Әгерҗе районындагы Иж-Бубый мәдрәсәсе заманында Европа уку йортлары дәрәҗәсенә күтәрелә. Ләкин биредәге югары дәрәҗәдәге укыту Русия империясе чиновникларына ошамый. 1781 елда ачылган мәдрәсә 1911 елда ябыла.

Иж-Бубый авылына 15 август көнне сәфәр белән Чаллы, Алабуга, Ижау шәһәрләре, Тукай һәм Әгерҗе районнары кешеләре килгән иде. 150-гә якын кеше Иж-Бубый мәдрәсәсе тарихы, бүгенге мәктәп музее белән танышты. Мәдрәсәнең эше беренче чиратта Габдулла, Гөбәйдулла һәм Мөхлисә Бубыйлар кебек күренекле мәгърифәтчеләр белән бәйле.

Шушы бертуганнар мәдрәсә белән җитәкчелек иткән чорда, 1907 елдан бирле гарәп, фарсы, төрек, француз, урыс телләре, тарих укытыла башлый. Шулай ук сәяси икътисад, арифметика, геометрия, физика, астрономия, география, ботаника, медицина, психология, педагогика Русиянең алдынгы дип саналган һәм Европа уку йортлары дәрәҗәсендә укытыла. Фәлсәфә, мантыйк, әхлак, Коръән, хәдис, ислам тарихы өйрәтелә.

Биредә татарлардан тыш казакъ, кыргыз, башкорт һәм башка төрки халык вәкилләре укый. 1908-1911 елларда мәдрәсәдә ел саен 500 шәкерт белем ала. Бу мәгълүматлар Иж-Бубый мәктәбе тарихында әйтелә.

Мәдрәсәдә менә шушы фәннәр укытылган

“Мәдрәсәдә заманча фәннәр укыту аның дәрәҗәсен нык күтәрә. Монда атаклы шәхесләр, бертуган Бубыйларның роле зур. Мәдрәсә юкка гына патша хөкүмәтенә каршы фикер таратуда гаепләнми бит. Без АКШта яшәүче профессор Гайшә ханым Азадә, Австралиядән Ләйлә ханым Садри белән даими элемтәдә. Әле кыш көне Көньяк Кореядан кунаклар булды”, диде мәктәп музее директоры Роза Хаҗиева.

Иж-Бубый авылы сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов мәдрәсә тотуга зур ярдәм күрсәтеп тора. Октябрь инкыйлабыннан соң аның мөлкәтен тартып алалар. Сәүдәгәр Әхмәтҗановның өе 1988 елга кадәр Иж-Бубый мәктәбе итеп файдаланыла. Аннан соң аны сүтәләр. Ә менә сәүдәгәрнең өе янындагы бер бина әлегә кадәр исән, анда кибет. Хезмәтчеләр өендә хәерчелектә яшәргә мәҗбүр ителгән Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов 1924 елда, 82 яшендә вафат була.

Икесе дә дөрес

Иж-Бубыйга килгән һәркем аның исеме белән кызыксына икән. Авыл исеменең тарихын җирле үзидарә башлыгы Рәсим Закиров аңлатты. Ул авыл тарихының марилар белән бәйле икәнен яшерми.

“Иж-Бубый элек мари вылы булган. Бирегә хәзерге Балтач төбәкләреннән, төньяк төбәкләрдән татарлар килеп урнаша һәм мариларны кысрыклап, болай дип әйтү дөрестер, әйе, кысрыклап чыгаралар. Мариларның бер өлеше якын-тирәгә күченә. Бер өлеше монда кала, ислам динен алып, арада дин эшлеклесе булганнары да бар. Иж-Бубыйны марилар Иж-Бобья диләр. “Бобья” сүзе мари, удмурт телендә елга дигәнне аңлатадыр. Авылыбыз Иж елгасы мәгънәсендә йөридер. Авыл яныннан гына Иж елгасы ага. Борынгылар сүзе шундый”, ди Закиров.

Мөхәмматҗан бай кибете бүген дә эшли

Иж-Бубый белән танышканнан соң сәфәргә килүчеләр зиратка барып бертуган Бубыйлар рухына дога укыдылар. Бирегә килгәннәрнең һәркайсы әлеге сәфәрне оештырган Чаллы ТИҮенә, аларны зурлап каршы алган авыл халкына, җитәкчеләренә рәхмәт хисләре белән кайтып китте. “Иж-Бубыйда милли рух яши икән”, дип белдерделәр алар.

Иж-Бубый мәдрәсәсе тормышында зур эз калдырган Мөхлисә Бубыйга быел 140 яшь тула. Аның туган ае, көне билгеле түгел. 68 яшьлек Мөхлисә Бубый “контреволюцион эшчәнлек алып барган өчен” 1937 елның 23 декабрендә атып үтерелә. 1960 елда Башкортстан Югары мәхкәмәсе аны яклый.

XS
SM
MD
LG