Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:46

Кабулда шартлаулар булды


Әфганстан башкаласы Кабулда олы юлда булган шартлауда кимендә 3 җиле кеше үлде, 20 кеше яраланды. Үлүчеләр арасында БМОның җирле хезмәткәрләре булган, дип хәбәр ителә.

Элегрәк, Кабулда президент сарае янында шартлау булды. Зыян күрүчеләр һәм биналарның җимерелүе турында мәгълүмат юк. Кабулга өстәмә иминлек көчләре китерелгән. 20нче августта анда президент сайлаулары үтәргә тиеш.

Әлегрәк, халыкара көчләр 20 августта сугышчыларгf каршы опперацияләрне туктатып торырга җыенуы хакында белдергән иде. Җирле халыкны саклау чаралары гына күреләчәк, дип әйтелде.

Әфганстан президенты Хәмид Карзаи сайлау көнендә тынычлыкны сакларга чакырды. 20нче августта Әфганстан халкы президент һәм депутатларны сайлаячак.

XS
SM
MD
LG