Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аrctic See көймәсенә коралланган төркем һөҗүм иткән булган


Русия саклану министры Анатолий Сердюков, Русия президенты Дмитрий Медведевка берничә атна элемтәгә чыкмаган корабның язмышы турында хисап тотты.

Ул, корабка һөҗүм булган, коралланган төркемгә Эстония, Латвия һәм Русия ватандашлары кергән, диде Сердюков. Шушы кешеләр сак астына алынган. Корабны урлау мәддәсе белән җинаять эше ачылган.

Йокләр ташучы бу кораб ике атна элек элемтәгә чыкмый башлаган иде. Аны киңкүләм эзләү чаралары алып барылды. Кораб Атлантик океанда табылды.

Тикшерүчеләр сүзләренчә, Швеция янында кораб янына көймәгә килгән. Анда булган 8 кеше башта ярдәм сораган, аннан соң коралларын чагарып корабны үз контроленә алган.

Тикшерү дәвам итә.
XS
SM
MD
LG