Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:03

Русиядә россиян милләтен кору эше башланганда Русиядә татар милләтен саклау ничек булырга тиеш?

Римзил Вәли. Русия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты директоры Валерий Тишков россиян милләте булдыру турында хәбәр итә. Моңа каршы чыгучылар да, мондый киләчәкне кабул итүчеләр дә бик аз.

Тишковларның үз эше, алар үзләре теләгәнчә, милләт коралар, ә татарлар аларның милли җитәкчеләре, галимнәре хәзерге хәлдә нинди юл күрсәтә соң? Тарих фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясе тарих институтының этнологик күзәтүләр үзәге җитәкчесе Дамир Исхаков белән Русия халыклары язмышы турында аналитик сөйләшүне дәвам итәбез.

Татар милләтен саклау һәм үстерү стратегиясе буенча комиссия 6-7 ел элек төзелеп, зур-зур конференцияләр үткәрде, китаплар чыгарды. Русиянең рәсми этнологлары шактый акыллы итеп, ассимиляция алып бару юлын канун нигезендә алып барганда, татар, башкорт һәм башка милләтләрнең юлын ничек билгеләргә?

Дамир Исхаков.
Татарстанда читтәге диаспора эшләре буенча дәүләт оешмасын булдырырга тырышып карадылар. Бүгенгә андыйлар юк. Яһүдләрнең Израилдә диаспора буенча министрлыгы бар. Бездә ул эшне татар конгрессы башкара. Белеп торабыз, татар конгрессы – ул иҗтимагый оешма.

Хәзер кризис вакытында бу оешманы тотарга дәүләтнең акчасы юк. Андый күләмдәге акчалар белән милли мәнфәгатьне кайгыртып булмый. Әйдәп баручы уртак милли оешма да юк. Барыбыз да беләбез, бүген федераль автономиянең дә рәте юк. Татар конгрессының эшләү темпы да кимеде. Бу ике оешма бер-берсе белән үзара мөнәсәбәтләрен җайламады, шуңа күрә “атка печән кем сала” дигән сорауга җавап та юк.

Римзил Вәли. Федераль автономиянең әлеге эшләре һәм проектлары турында Илдар Гыльметдиновтан да сорарбыз. Дәүләт Думасында утырып милли мәсьәләләр буенча канун чыгарганда, хөкүмәттә грантлар бүлгәндә, эшләгәне турында хәбәр иткәне бар, ләкин реклам мәсьәләсендә әллә ни күренми.

Ә Татар конгрессының пиар программасы бик шәп бара. Дәүләт бюджетыннан салынган акчалар аппарат яшәтергә, сәфәрләргә йөрергә тотыла. Ә бирелгән акчаларның кануни федераль автономия аша куллану турында мәгълүматым юк. Сез җитәкләгән комиссия – Татар милләтенең үсеше комиссиясе җиде ел элек төзелгән иде. Матур-матур китаплар, аналитик конференцияләр үтте. Хәзер кая барырга? Мәсәлән, Дамир Исхаковка илле мең сум айлык хезмәт хакы һәм ай саен тегенди-мондый эшләргә тагын ярты миллион сум биреп куйганда, милләт үзеннән-үзе терелеп китми бит. Аңа бит кыйбла күрсәтергә кирәк. Күрсәтүче, күрәсең, юк.

Дамир Исхаков. Бу мәсьәләгә конкрет карарга кирәк. Татар милләтен үстерү комиссиясенең эшенә килгәндә, бу бит шактый дәрәҗәдә акча мәсьәләсе дә. Әйтик, узган ел ахырында конгрессның башкарма комитетында Русия төбәкләрендә үсеш программасын булдырырга дигән карар кабул ителде.

Без төбәкләргә фәнни-методик эшләнгән китапларны җибәрергә булдык. Хәзер биш китап чыкты. Кризис булу сәбәпле, без ул китапларны почта аша түләп алу юлы белән җибәрдек. 32 төбәккә җибәрелгән китапларның яртысы кире кайтты. Акча юк дип, ачып та карамыйча, китапларны кире җибәрделәр. Мин бу китапларны үз акчама җибәрергә мәҗбүр булдым. Конгресста бу эшләрне эшләр өчен бер тиен дә акча юк.

Башкортстанда мондый эшләр дәүләт хисабына эшләнә. Шуңа күрә, төбәкләрдә төбәк программасын эшләсәләр дә, аларның фәнни-методик үрнәге булмау сәбәпле, безгә таркалган материаллар киләчәк. Аларны яңадан җыеп булмый. Бу стратегияне бер кулда тотып һәм бер юнәлештә эшләү юк дигән сүз.

Халыкның үзенең дәрәҗәсе үзеннән күренә. Без эшләгән биш китапны төбәк җитәкчеләре ачып та карамый икән, димәк, алар милләт турында уйламыйлар дигән сүз. Алар Татарстанны савым сыеры итеп күрәләр, үзләре ярдәм итәргә җыенмыйлар. Ә яһүтләрдә эшләр бөтенләй башкача. Алар Израилгә үзләре ярдәм итәргә тырышалар.

Римзил Вәли. Әрмәннәрнең Әрмәнстан бюджетына керткән акчасы бюджеттан ике тапкыр күбрәк, диләр. 500, 1000 кеше катнашкан корылтайлар үткәрәбез, зур чараларга чыннан да Татарстан акча таба бит. Ничек инде берничә китапны җибәрү, бер-ике галимне асрау мәсьәләсенә килгәндә җитми кала соң? Бу каршылыклы әйберләр аңлашылып бетми.

Дамир Исхаков. Миңа ул аңлашыла. Быел ел башында Татар иҗтимагый үзәгенең юбилей корылтае булды. Әгәр элеккеге оешманың лидерлары катнашып аны хәзерләмәсәләр, ул булмас та иде. Чөнки акча ягы да начар иде. Без җитәкчеләргә әйбәт итеп үткәрергә вәгъдә бирдек.

Шунда элекке лидерларның исемлеге чыкты һәм халыкка дәүләт тарафыннан аларга ярдәм итү кирәклеге тәкъдим ителде. Халык бит барыбер каршы чыкты. Бу нәрсә дигән сүз? Халык үзенең лидерларын хәтта якларга да җыенмый. Моның белән без яһүдләрдән нык аерылабыз.

Яһүдләр көн саен яһүдләрне мактыйлар. Бездә ул ягы юк. Безнең халык бер үк мәсьәләдә җитәкчеләр белән бер үк фикердә дә тормыйлар. Менә бу ситуациядә ни өчен безнең үсеш алга бармый дип аптырарга кирәк түгел. Чөнки үсешне тәэмин итүче төркемнәр ниндидер бер бушлыкка төшеп калганнар һәм шунда яталар.

Римзил Вәли. Хәзер туып килгән шартларда, икътисад, сәясәт белән шөгыльләнгәндә, үзеңнең республикаңдагы халыкның төрле милләтләрен, төрле сәяси катламнарын йоклату, тынычландыру, толерантлы булу, саф һәм бөгелүчән эш барганы күренеп тора. Шул ук вакытта без Чечня кебек сугышып, кырылып та бетә алмыйбыз.

Дамир Исхаков.
Монда сүз сугышу турында бармый бит. Акыллы хәрәкәт итү турында сүз бара. Мин аны кабатлап әйтәм, сез Татарстан фәннәр академиясендәге академиклар исемлеген карап чыгыгыз. Анда 80 яшькә якынайган кешеләр утыра. Алардан интеллектуаль сфераны үстерү өлкәсендә бер эш тә көтеп булмый. Әмма шул оешманы тоталар, акча түлиләр.

Башка төркемнәргә игътибар юк бит. Билгеле, кайбер сфералар дәүләт ярдәменнән башка үсә алмый. Мәсәлән, дөньяда опера театры ярдәм көтә торган торган оешма. Әмма аны тотарга кирәк бит. Монда бер генә юл кала, җитәкчеләрнең башларын башкача эшләтергә кирәк. Бәлки, моның өчен вакыт җитмәгәндер, бер буын алмашырга тиештер.

Бездә бөтен өлкәләрдә торгынлык чагыла башлады. Бигрәк тә гуманитар өлкәләрдә күренә ул. Сәясәтне яңадан корырга кирәк. Әгәр дә сәясәт үзгәрсә, татар милләтенә җан өреп булыр иде. Ә болай без әкрен генә үлемгә таба барабыз.

Римзил Вәли.
Патша заманында Русиядә мәгарифкә, матбугатка бер тиен дә бирелмәгән.

Дамир Исхаков. Монда табигый процесс та бар. Мәсәлән, шушы көннәрдә КДУ-ның татар филологиясе, тарихы факультетына абитуриентлар җитмәгән дигән хәбәр булды. Бу гомердә ишетелмәгән нәрсә. Мин укырга кергән вакытта конкурс - бер урынга 13 кеше иде. Димәк, татарның бу сферага омтылышы юк.

Совет чорының соңгы унъеллыкларында булган ассимиляция процессы, ягъни татарча укымау нәтиҗәсе - хәзер шуларның балалары үсеп җитте. Бәлки, ул кешеләр хәзер күпчелекне тәшкил итәләрдер. Шуңа күрә ул тенденцияне без соңгы ун-унбиш ел эчендә эшләгән эшләр белән генә җиңеп булмый. Хәзерге татар мәктәпләренең башка мәктәпләргә караганда конкурентлыкка чыдамауларын да күреп торабыз. Укыту сыйфаты начаррак килеп чыга, шуңа күрә балалар башка мәктәпкә укырга бара.

Римзил Вәли. Укытучылар татар укытучылары бит, бездә укып чыккан алар.

Дамир Исхаков. Димәк, аларның дәрәҗәләре шундыерак. Укыту процессын яңача кора алмыйлар.

Римзил Вәли. Шундый сорау килеп чыга: эш дәүләттәме, әллә үзебездәме?

Дамир Исхаков. Үзебездә дә бар. Татар-төрек лицейларында конкурс бер урынга 50 кешегә җитә. Анда да бит шул ук татарлар эшли. Уку системасы башкача корылганга балаларны бирәләр. Укытучыларның башлары да башкача эшли. Аны үзгәртеп карарга була, әмма моның өчен игътибар һәм аерым эш кирәк.

Минемчә, моны Татарстан президенты да аңлады. Чөнки ул мәгариф өлкәсендә үсеш программасын булдыруны юкка гына күтәреп чыкмый. Нәрсә килеп чыгар, ансын вакыт күрсәтер. Кайсы якка барасыңны, ныклап чамаларга кирәк. Ишетүемчә, бу эшләргә Дөнья банкын да кертергә җыеналар. Мин башта аларны кертүгә каршы идем, чөнки банкның артында торучы безнең конкурентлар бар. Алар бездә мәгариф системасының үсүен теләми. Күбрәк үзебездә булган, яки безгә чын беректәш булган көчләрне кертергә кирәк.

Римзил Вәли. Милләтләрне көч кулланып үтерү омтылышлары бик көчле булмаса да, үлү тенденциясе үсүенең тагын бер сәбәбе – кешеләр акча, карьера турында ешрак уйлый.

Дамир Исхаков. Карьераны милли юнәлешне күтәреп тә корырга була. Бүген чиновниклар ничек үсә? Чиновниклар ул элекке комсомол хезмәткәрләре, аларның балалары, танышлары, туганнары. Ә бит башка төркемнәр дә бар. Бәлки, башка төркемнәр эшләсәләр, эш яхшырак барыр иде. Әмма аларны властька ничек кертү мәсьәләсе бар. Бер яклы гына сәясәт корган вакытта тиешле нәтиҗәгә ирешмәячәкбез. Бу зур әһәмияткә ия әйбер.

Моны Русия дәрәҗәсендә дә аңладылар. Кадровый резерв дигән нәрсә килеп чыга. Моны безгә дә уйларга кирәк. Әйтик, гуманитар сферадан кешеләрне күбрәк тарту кирәк. Дөньяда сәясәтчеләрнең күбесе юристлар, ә бездә авыл хуҗалыгы белгечләре. Бу бик зур аерма. Безгә шул өлкәләрдә вәзгыятьне үзгәртергә кирәк. Бәлки болар бу буында эшләнмәс тә.

Римзил Вәли. Казан дәүләт университетының татар факультетына күпләп килмәүне искә төшерәсе килә. Бердәм дәүләт имтиханы татар теленнән булыр дип татфакка булдыклы, ләкин русча белмәгән авыл балалары җыелган икән. Ә хәзер көтмәгәндә соңгы айларда гына тоттылар да, татар бүлегенә керү өчен урыс теленнән, әдәбиятыннан БДИ булырга тиеш дип белдерделәр. Таралды инде мескен татарларым. Татфак бетергән бик күп кешеләр район, шәһәр, хөкүмәт администрацияләрендә, төрле махсус оешмаларда дөбертәтеп эшләп йөриләр.

Дамир Исхаков. Бу нәрсә дигән сүз? Татар теле һәм татар сферасы беренче тапкыр реаль конкуренция белән очрашты. Күренеп тора, халыкның күпчелеге башка өлкәгә керергә тырыша, чөнки мин әйткән сфераларда алга таба үсеш мөмкинлеге шактый чикләнгән булып чыга. Әгәр дә без шул өлкәнең дәрәҗәсен күтәрсәк, аларны бетергән кешеләрне дәрәҗәле урыннарга куйсак, халык анда кереп тә үсеп булганлыгын, бәлки, аңлар иде.

Римзил Вәли. Милли тел белән акча конкуренциясендә әлбәттә акча җиңә. Ләкин һәр шәхеснең туган телен, чит телен, урыс телен һәм техниканы белүе кирәк бит әле.

Дамир Исхаков.
Бер генә мисал китерәм. Төркия сугыш беткәннән соң Америка йогынтысына эләкте, американнар анда элитар төркемнәр өчен 200 инглиз телендә укыта торган мәктәп төзеде. Әмма узган гасырның 60 еллар башында Төркиядәге мөселманнар бу мәктәпләргә конкуренция төзесәң генә, җиңеп булачагын аңлады. Алар ислам рухында, әмма белем ягыннан американ мәктәпләреннән калышмаган аңа мәктәпләр булдырды. Ул мәктәпләр үсә-үсә 80 еллар башында күп санлы белгечләр әзерләде. Күрәсез, мәгариф сферасы зур әһәмияткә ия. Әгәр дә аны дөрес кора белсәң, син бөтен әйберне үз кулыңда тота аласың.

Римзил Вәли. Сез җитәкләгән комиссиядә дә, Татар конгрессы да, акча булса, барысын эшлибез дигән аргумент яңгырый, ләкин мин моңа ышанмыйм. Чыгу юллары, яңа тенденцияләр, төп идея, гомумиләштерелгән яктырткыч фикер җитми.

Дамир Исхаков. Сүз икътисади сәясәттә бу сфераларга да акча керә торган итеп кору турында бара. Бу дәүләт проблемасы. Кесәдән чыгарып, безнең кесәгә салу турында сүз алып бармыйм мин. Шул сәясәт булмау сәбәпле безнең Фәннәр академиясенең акчасы әз, мәдәнияткә дә шулайрак бүләләр акчаны. Бездә гуманитар өлкәгә акчаны иң соңгы чиратта бирәләр.

Римзил Вәли. Тарих фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясе тарих институтының этнологик күзәтүләр үзәге җитәкчесе Дамир Исхаков Татарстан рәсми хакимияте милләт үсешенә күбрәк игътибар бирергә, галимнәргә күбрәк акча бүлеп бирергә тиеш дип саный. Ә бирелә торган акчаның күпме булуы һәм аның кайда, ничек тотылуы, чыгымнарның нәтиҗәлеген ишеткән, белгән, хәтта сораган кеше юк. Алдагы аналитик тапшыруларда без, бу четерекле темага кагылырга ризалашсалар, хөкүмәт, Дәүләт Шурасы, президент аппараты, финанслар министрлыгы вәкилләре белән сөйләшербез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG